Мөслим-информ

Партия вәкилләре Мөслимдә

"Бердәм Россия көне" проекты вәкилләре Мөслимдә кунакта

"Бердәм Россия көне" региональ партия проекты координаторы Разия Садыкова һәм Партиянең төбәк бүлегеннән тирәлек белән эшләү бүлеге җитәкчесе Марина Игнатьева кичә Мөслимдә эш сәфәрендә булдылар.
Алар район башлыгы Альберт Хуҗин һәм бер төркем җитәкчеләр белән очраштылар. Очрашу барышында август аенда Мөслимдә узачак "Бердәм Россия көне" буенча сораулар каралды, тәкьдимнәр җиткерелде. Кунаклар шулай ук Мөслим үзәгендәге обьектлар, башкарылган эшләр белән таныштылар һәм җирлегебезгә зур бәя биреп, соклануларын җиткерделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: