Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күренеп тор!

Республикада җәяүлеләр катнашында һәлакәтләрне кисәтү максатыннан 3 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Күренеп тор» акциясе узды.

Республикада җәяүлеләр катнашында һәлакәтләрне кисәтү максатыннан 3 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр «Күренеп тор» акциясе узды. Аның кысаларында районда «Гаиләгә – төп юл» исеме астында район конкурсы үткәрелде. Район ЮХИДИ булекчәсе, «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениясенең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлекчәсе, район мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылган бу бәйгедә район узәгенең 5 балалар бакчасыннан 5 гаилә катнашты. Бәйге «Карлыгач» балалар бакчасы базасында утте. «Ләйсән» балалар бакчасыннан Салиховлар, «Миләшкәй» балалар бакчасыннан Гариповлар, «Кояшкай»дан Хәйретдиновлар, «Күбәләк»тән Мәрдановлар һәм «Карлыгач» бакчасыннан Салиховлар гаиләләре конкурста үз көчләрен сынап карады. Конкурсантлар 7 төрле сынау үттеләр. «Визит карточкасы», «Сорау-җавап», «Балалар конкурсы», «Иң көчле әти», «Юл кагыйдәләре белгечләре», «Иң кайгыртучан әни» һәм «”Өй эше» биремнәре. Конкурснын темасы киемнәрдә яктырткыч элементлар куллануга багышланды һәм «Күренеп тор» девизы астында утте. Иҗади биремнәр нәкъ шул теманы яктыртуга юнәлтелгән иде. Гаиләләр фантазияләрен эшкә җигеп яктырткыч киемнәрдән дефиле күрсәттеләр. Аеруча Хәйретдиновлар гаиләсенең балалар йөртә торган коляскада һәм самокатта яктырткыч фонарьлар куллануы, Салиховларның көндәлек киемдә зәвык белән һәм бик уңайлы итеп яктырткыч элементларны куллануы аеруча истә калды. Беренче урын «Ләйсән» балалар бакчасыннан Салиховлар гаиләсе яулады. «Иң яхшы әти» исеме Ренат Гариповка, «Иң кайгыртучан әни» исеме Лилия Хәйретдиновага бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X