Мөслим-информ

Күренекле райондашыбыз белән очрашу (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Район үзәк китапханәсендә күренекле райондашыбыз – Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев белән очрашу үтте.

Район үзәк китапханәсендә күренекле райондашыбыз – Татарстанның халык язучысы Фоат Садриев белән очрашу үтте. Очрашуга язучының чордашлары, иҗатын яратучылар, мәктәп укучылары һәм укытучылар килгән иде. Китапханә хезмәткәрләре Фоат Садриев әсәрләреннән өзекләр укыды. Моряк Йосыпов 1998 елда язучы белән үткәрелгән очрашуның видеоязмасын тәкъдим итте. Чыгыш ясаучылар әдипнең иҗатына бәя бирделәр, хатирәләрен яңарттылар, күптән түгел генә булып үткән туган көне белән тәбрикләделәр. Соңыннан Фоат Садриев укучыларга үзенең теләкләрен ирештерде, киңәшләрен бирде. “Китап укымаган, сәнгать яратмаган кеше рухи яктан гарип кала. Шундый булудан куркыгыз”, – диде ул.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: