Мөслим-информ

“Кояшкай” балалар бакчасы 500 мең сумлык грант алды

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика бәйгесенә йомгак ясалды. 

Конкурста Татарстан Республикасының 44 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы авторлык инновацион проекты белән катнашты. Мөслимдәге “Кояшкай” балалар бакчасының педагогик коллективы, “Тел – милләтнең күңел көзгесе, аның җаны һәм көнкүреше” проектын тәкъдим итеп, “Татарстан Республикасынын иң яхшы билингваль балалар бакчасы-2020” статусына һәм 500 мең сумлык грантка ия булды. Акчалата бүләккә лаек булган бакчалар арасында “Кояшкай” рейтинг таблицасы буенча беренче урында тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: