Мөслим-информ

Мөслимнең туган як музеенда театральләштерелгән экскурсияләр узды

Районның "Туган як" музее Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан балалар өчен үзенчәлекле чара оештырды.Тамашаны иң беренче "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүче нәниләр хозур кылды. "Музейга яңа ел сәяхәте" дип аталган бу чарада музей белән балаларны әкият геройлары таныштырды. Сәяхәт дәвамында тылсымлы фея, убырлы карчык, балаларны кушу-алу гамәлләрендә сынарга яраткан сәүдәгәр, әлбәттә, Кыш бабай белән очрашулар булды. Алдагы көннәрдә сәяхәткә башка бакчаларда тәрбияләнүче балалар да чакырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: