Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кояш кызы

Зур хыялы бар Энҗенең. Бик күп уенчыклары арасында малай курчагы гына юк икән аның. Ясаган муенса-беләзекләрен сата алса, малай курчак алыр иде ул үзенә.

Гомере буе йөзләреннән елмаю китми торган, балачак илендә яшәп калган кешеләр бар арабызда. Ачу, нәфрәт, хөсетлек, икейөзлелек кебек нәрсәләрнең ни икәнен дә белмәгән нарасый йөзле бу кешеләрнең һәммәбезгә йөзе елмаюлы! Андыйларга Аллаһы Тәгалә артык хромосома бирә икән. Үзләрен ят итеп кабул иткән бу дөньяга алар, ни гаҗәп, иң бәхетле кеше кебек шатланып карыйлар. Яратып караган кешене алар шундук кочаклап алырга әзер. Шуңа күрә аларны "кояшлы" диләр дә. 

"Кояш кызы" Энҗе Җиһаншинага 29 майда 26 яшь тула. Ул Баланлы авылында әнисе белән яши. Үзенчә нәни гармунда, гитарада уйный. Бакчаларында әнисенә яшелчә, җиләк-җимеш үстерергә ярдәм итә.
Энҗе рәсемнәр ясарга, җырларга, фотога төшерергә ярата. Төрле зурлыктагы сәйләннәрдән төймә-муенсалар, беләзекләр ясый. 

Зур хыялы бар Энҗенең. Бик күп уенчыклары арасында малай курчагы гына юк икән аның. Ясаган муенса-беләзекләрен сата алса, малай курчак алыр иде ул үзенә. 

Райондашларыбыз ярдәме белән "кояш кызы" Энҗенең хыялы һичшиксез тормышка ашар дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X