Мөслим-информ

Котыру авыруы турында

Торак пунктларга үтеп кергән ерткыч хайваннар котыру чирен терлекләргә хәм йорт хайваннарына йоктыра. Котыру чире – үзәк нерв системасына зыян китерүче йогышлы вируслы авыру. Татарстанда әлеге йогышлы чир, сирәк булса да очрый. Кыргый хайваннар, беренче чиратта, төлке, бүре, шулай ук этләр хәм мәчеләр вирус чыганагы булып тора.

Алардан чир кешеләргә дә йогарга мөмкин. Сирәк кенә, аучылык белән шөгыльләнгәндә яки авыл җирлегендәге шәхси хуҗалыкларга ерткычлар керсә, чирнең кешегә турыдан-туры кыргый хайваннардан да иярүе ихтимал. Вирус организмга яра һәм тырналган урын аша үтеп керә. Шуӊа да йорт һәм бәйсез хайваннар тешләсә, тырнаса, зыян күргән урынны су белән җентекләп юарга, куе күбек барлыкка килгәнче сабынларга, антисептик белән эшкәртергә һәм медицина ярдәме алу өчен табиб-хирургка яки ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгәть итәргә кирәк. Исегездә тотыгыз, авыру йоккан очракта гомерне саклап калуныӊ бердәнбер чарасы – үз вакытында ясалган прививкалар! Котыру чирен ияртмәү өчен гади генә кагыйдәләрне истән чыгармаска киӊәш ителә: кыргый хайваннардан сакланырга, тыныч тоелган кыргый хайваннар янына да якын бармаска. Бәйсез этләр һәм песиләр булган җирдә кечкенә балаларны караучысыз калдырмаска. Балага андый хайваннар янына барырга, аларны сыйпарга, ашатырга, үз янына якын җибәрергә ярамаганлыгын, аларның авыру булырга мөмкинлеген аӊлатырга кирәк. Котыру чиренеӊ билгеләре: авыруныӊ яшерен чоры (чир башланып, беренче билгеләре башланганчы) 10 көннән 2 айга кадәр сузылырга мөмкин. Бу вакыт тешләнгән урынныӊ организмныӊ кайсы өлешендә булуына бәйле. Беренче билгеләр һәрвакыт берүк: тешләнгән урында авырту барлыкка килә. Сәбәпсез курку, күӊел төшенкелеге, тынычсызлану күзәтелә, яктылык һәм тавышка сизгерлек арта, тән температурасы күтәрелә. 1-3 көннән авырту көчәя. Көчле форма икән, кеше тиз ярсып китә, су эчкәндә хәтта челтерәп аккан су тавышына да бугаз һәм йоткылык мускулларын авырттырып көзән жыерырга тотына, шул ук билгеләр җил исеп киткәндә дә күзәтелә. Ә берничә көннән сулыш юллары мускуллары һәм кан тамырлары параличланып, кеше үләргә мөмкин. Мускуллар эт тешләгән яки тырналган урыннан параличлана башлый. Шуныӊ өчен һәр кешедән сак булу һәм дәвалану чараларын вакытында күрү сорала. Район ветеринария берләшмәсе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: