Мөслим-информ

Котыру вирусы: инкубация чоры һәм дәвалау (ТАБИБЛАР КИҢӘШЕ)

Котыру авыруы табигый һәм шәһәр типларына аерыла. Табигый типның учакларын - кыргый хайваннар, шәһәрнекен этләр, песиләр, авыл хуҗалыгы терлекләре формалаштыра. Йорт хайваннарына авыру кыргый хайваннардан йога.

Котыру - Rabies virus котыру вирусы барлыкка китерә торган кеше үлеменә китерүче йогышлы авыру. Котыру вирусыннан кешеләрнең һәм хайваннарның баш мие ялкынсына. Вирус авыру хайван тешләгәндә төкерек аша йога. Нерв юллары буйлап таралып, ул төкерек бизенә һәм баш мие кабыгына җитә һәм төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерә.

Инкубация чоры 10 көннән 3-4 айга (еш кына 1-3 айга) кадәр дәвам итә (аерым очракларда 1 елга кадәр), иммунизацияләнгән кешеләрдә - уртача 77 көн, иммунизацияләнмәгәннәрдә - 54 көн. Йоктыру ихтималытөрле шартларга бәйле (мәсәлән, котырган хайван киемле кешене тешләсә, тешләүдән соң кан күп акса, авыру йогу ихтималы әзрәк була). Шулай ук кайсы урыннан тешләү дә әһәмиятле. Баш, кул чуклары, җенес органнарыннан тешләү (нерв очлары иң күп урыннар) - иң куркынычы.

Авыру өч периодка бүленә: продромаль билгеләр чоры. Ул 1-3 көн дәвам итә, температура 37,2-37,3 кә кадәр күтәрелә, авыру боега, тынычсызлана, йокысы кача. Күптән тешләнгән булса да, урынында авырту сизелә.

Кызу стадиясе (гидрофобия). 1-4 көн дәвам итә. Яктылык, төрле тавышлар мускулларны көзән җыеруына китерә. Судан курку, аэрофобия барлыкка килә. Авыру агрессивка әйләнә, галлюцинация, саташу, курку хисе барлыкка килә.

Параличлар чоры. Күз мускуллары, аяклар параличлана. Сулыш алуның паралитик бозылуы үлемгә китерә. Авыруның гомуми озынлыгы - 5-8 көн, сирәк очракларда 10-12 көн дәвам итә.

Диагностика. Тешләнгән урын булу яисә котырган хайванның селәгәе җәрәхәтләнгән урынга эләгүе зур әһәмияткә ия. Судан курку, су һәм ризык күргәндә тамак буылу - авыруның төп билгеләренең берсе. Һава хәрәкәтләнгәндә мускулларны көзән җыера (аэрофобия). Селәгәй агукүзәтелә.

Профилактика. Хайваннар арасында котыру авыруына каршы көрәш чаралары үткәрү: вакциналаштыру, карантин һ. б. Котырган яисә иясез хайваннар тешләгән кешенең ярасын кичекмәстән эшкәртергә кирәк. Яраны, җәрәхәтне сабын белән юалар һәм 40-70 градуслы спирт яисә йод белән эшкәртәләр. Шуннан соң тиз арада иң якын травмпунктка мөрәҗәгать итү шарт. Чөнки вакциналаштыруның нәтиҗәсе дәвалауның никадәр иртәрәк башлануына бәйле. Травмпунктта табибка хайванның тышкы кыяфәте, үз-үзен тотышы, муенчагы турында хәбәр итәргә кирәк. Табиб билгеләгән прививкаларны ясату мәҗбүри.

Алдан әйтелгәнчә, котыру авыруы үлемгә китерә, аны дәвалап булмый. Әмма, котырган хайван тешләгәннән соң, үз вакытында үткәрелгән дәвалау-профилактика вакцинациясе курсы авыруны булдырмый калырга ярдәм итә. Вакцинацияләүнең нәтиҗәлелеге ярдәм сорап мөрәҗәгать итү вакытына турыдан-туры бәйле.

Дәвалау. Котыруның клиник билгеләре барлыкка килгән очракта, дәвалауның нәтиҗәле ысуллары юк. Авыруның хәлен җиңеләйтү өчен бары тик симптоматик чаралар кулланыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: