Кош гриппын кисәтү чаралы

Кош гриппы – кешегә якын яшәүче һәм кыргый кошларны зарарлаучы йогышлы вируслы инфекция.
Кош гриппы – кешегә якын яшәүче һәм кыргый кошларны зарарлаучы йогышлы вируслы инфекция. Бу авыруга кеше дә бирешә. Кыргый кошлар вирус чыганагы булырга мөмкин. Авыру кошлар вирусны бүлентеләр, тизәк, йомырка белән бүлеп чыгара. Вирусны 2 айга кадәр йөртергә мөмкиннәр. Вирус азык, йомырка, үлгән һәм үтерелгән кош түшкәләре, йон-каурый, тизәк, тара, инвентарь һ. б. әйберләр аша һава юлы аша йога. Шулай ук аш кайнату тракты, күзнең лайлалы тышчасы аша да йогарга мөмкин.
Инкубация чоры (йоктырудан авыруның беренче билгеләре күренгәнчегә кадәр) – 1-7 көн. Авыру кош йомырканы сирәк сала, ашамый, сусый, аның каурыйлары торып баса, күзләре йомыла, яшьләнә, башы аска иелә, гырылдый, кикриге күгәрә, муеннары, аяклары параличлана, эче китә, йөреше үзгәрә. Кошлар күпләп үлә. Авыруның типик булмаган формасы да күзәтелергә мөмкин. Бу очракта авыруның билгеләре ачык күренми, үлү очрагы да кимрәк. Мондый кошлар аеруча куркыныч.
Кош гриппын кисәтү буенча тәкъдимнәр:
кошларны чит кошлар белән контактка кермәслек ябык урында асрарга;
яңа кошларны бу авыру күзәтелмәгән өлкәләрдән һәм районнардан гына сатып алырга;
сатып алгач, 10 көн аерым тотарга, аларны игътибар белән күзәтергә; авыру билгеләре күренгән, кош үлгән очракта ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә;
читлекләрне даими рәвештә чистартырга, дезинфекцияләргә;
эшләгәндә бары тик махсус кием генә кияргә;
ул киемне даими рәвештә юып-чистартып торырга;
сыйфатлы һәм куркынычсыз азык ашатырга;
азык йорт һәм кыргый кошлар тия алмаслык урында сакланырга тиеш;
азыкны пешереп, пешекләп бирергә;
кошны суйганда тирә-якны кан, йон һ. б. белән пычратмаска;
ветеринария хезмәте вәкилләренең таләпләрен һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү шарт.
Кошлар янында булганнан соң, кошчылык продукциясе белән эшләгәннән соң кулларны сабын белән юарга, душта юынырга кирәк. Кошчылык продуктларын ашау өчен әзерләү аны кимендә 5 минут дәвамында 70 градуска кадәр җылыту белән алып барылырга тиеш. Дәвалау булдырылмаган һәм файдасы юк. Вирус таралу куркынычы зур булу сәбәпле, авыру кошны юк итәләр.
Үлгән кош янына килергә, аны мөстәкыйль күмәргә ярамый. Йорт кошлары үлү очракларында, кыргый кошлар күпләп үлгән очракта кичекмәстән 2-47-30 телефоны аша район ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Безнең адрес: Мөслим авылы, Октябрьская урамы, 44 йорт.
Район ветеринария берләшмәсе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
15 август 2022 - 19:33Килен капкасы Искә алган саен, күземнән яшь саркый. Күңелемне ниндидер әйтеп аңлатып булмый торган сагыш катыш шом биләп ала. Кодрәтемнән килсә, үзем җилтерәтеп җитәкләп алыр идем дә туган ягына озатып, кадерләп үстергән газиз кызларын әти-әнисе кулына исән- имин килеш тапшырып кайтыр идем.7600
-
15 август 2022 - 18:56«Алга» һәм «Тимер» батальоннарында хезмәт итүчеләргә ташламалы шартларда торак биреләчәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт торак фондына «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләре өчен яңа торак программасын эшләргә йөкләмә бирде.7500
-
15 август 2022 - 18:05Кыйммәтле йөзек сатып алганда Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Евгения Чернова җавап бирә7800
-
15 август 2022 - 17:25Йөрәк җылысын биреп Чит балага ярату бүләк итү өчен олы йөрәкле, мәрхәмәтле һәм саф күңелле булу кирәк!7000
-
15 август 2022 - 15:30Таныш булыгыз! Алия Зәйдуллина район хастаханәсенең педиатрия бүлеген җитәкли. Бу вазыйфада ул биш елдан артык хезмәт куя.7800
-
15 август 2022 - 14:27Палаткалы лагерьда ял Мөслим укучылары «Галактика балалары» палаткалы лагеренда ял итә.13600
-
15 август 2022 - 13:25Футбол турниры 13 август көнне "Яшьлек" спорт-сәламәтләндерү комплексында "Дуслар истәлегенә" багышланган малайлар һәм ир-атлар арасында футбол турниры булды.8600
-
15 август 2022 - 12:32“Мәк-2022” операциясе “Мәк-2022” операциясенең икенче этабы дәвам итә.11200
-
15 август 2022 - 11:16Газпромбанк кушымтасы кабат эшли Газпромбанк кушымтасына Google Play дан кабат кереп була10000
-
9 август 2022 - 09:07Гаилә - бәхет ачкычы
-
9 август 2022 - 09:06Ремонттан соң Мөслимдә фонтан ачылды
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5748202
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.597001
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).496704
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.456003
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.389901
-
11 май 2022 - 08:23Төшенкелеккә бирелмәгез Кешенең кәефе бөтенләй юктан да бозылырга мөмкин. Мәсәлән, урамдагы бураннан, дорфа сүздән... Ә бүгенге тотрыксыз тормышны әйткән дә юк. Әмма кәеф бозылудан һич тә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Ходай кешегә акыл белән ихтыяр көче биргән ләбаса! Шул уңайдан, кәефсезлек халәтеннән чыгуның иң гади ысуллары белән танышыйк.343300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика