Мөслим-информ

Кош гриппы таралмасын!

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Баш ветеринария идарәләре белән берлектә республика штабы үтте.

Югары патогенлы кош гриппы авыруының таралуын булдырмау буенча видеоконференция режимында узган утырышка республиканың барлык муниципаль районнары да кушылды.

22 октябрь көнне республиканың ике районында – Мөслим һәм Чүпрәле районнарында кош гриппы авыруы ачыкланды. Аңа кадәр ул Буа районында табылган иде. Өч очракның да республиканың башка регионнар белән чиктәш районнарында ачыклануын әйтергә кирәк.

Чүпрәле районында фермерның 3 мең баш кош-корты зарарлануы билгеле. Безнең районда исә Дусай авылы территориясендә күпләп кош-корт асраучы фермерлар Лиза һәм Рамил Шакиряновларның 4500 казы кош гриппыннан зыян күргән. Өч көн эчендә 800дән артык казның үлүе теркәлгән. Белгечләр раславынча, казларга кош гриппы табигый сулыктагы кыргый үрдәкләрдән йоккан булуы ихтимал. Бүгенге көндә Дусай авылындагы эпизоотик урында инфекцияне юк итү буенча комплекслы чаралар үткәрелә. Барлык оештыру-хуҗалык һәм ветеринар-санитар чаралар да Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2006нчы елның 27 мартында кабул ителгән “Кош гриппы белән көрәшү буенча кагыйдәләрне раслау турында”гы 90нчы санлы Приказы нигезендә алып барыла. Район ветеринарларына ярдәмгә күрше Азнакай, Актаныш, Сарман, Минзәлә районнарыннан да белгечләр китерелде. Алар белән урман хуҗалыгы, гадәттән тыш хәлләр, янгын куркынычсызлыгы хезмәте вәкилләре дә эшли.

Утырышта шәхси хуҗалыкларында кош асраучылардан һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләреннән кайчандагыга караганда да уяу булу таләп ителүе искәртелде. Кош-кортларны иректә йөртүнең катгый тыелуы, аларны фәкать ябык режимда гына асрау кирәклеге ассызыкланды. Кош гриппыннан саклану максатында каз, үрдәк кебек кош-кортларның сугым вакытын гадәттәгедән иртәрәк башларга тәкъдим ителде.

Белгечләр кош гриппын профилактикалауда түбәндәге чараларны күрү кирәклеген әйтә:

- кошчылык фермаларын ябык режимга күчерергә;

- дезинфекция барьерлары, санпропускниклар, дезинфекция техникасы булдырырга;

- кошчылык хуҗалыкларыда эшләүчеләрнең кош гриппыннан зыян күргән регионнарга чыгуын тыярга;

- су буйларында, урманнарда булганнан соң өс һәм аяк кименәрен алыштырмый торып, сарайларга, кошчылык фермаларына кермәскә;

- хуҗалыкларга кыргый кошлар очып кермәсен өчен тиешле чаралар күрергә;

- кошларның авыруына шик туганда ветеринария идарәсенә хәбәр итәргә.

Исегезгә төшерәбез: бүгенге көндә районда шәхси секторда – 27 мең, кошчылык белән шөгыльләнүче фермерларда 219 мең баш кош-корт исәпләнә. Кош гриппы йорт кошларына да куркыныч тудыра. Авыру йоккан очракта алар тулысынча юкка чыга. Кеше өчен кош гриппы куркыныч тудырмый. Әмма ул авыруны йоктыручы булырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: