Мөслим-информ

Коррупциягә каршы канун таләпләрен үтәү буенча видеокиңәшмә үтте

Бүген видеоконференция режимында коррупциягә каршы канун таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.

Видеокиңәшмәдә Россия Президенты каршындагы Россия Федерациясе Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Коррупциягә каршы фәнни-мәгариф үзәге директоры Алексей Конов чыгыш ясады. Сүз конфликтлы мәсьәләләрне булдырмау һәм көйләү буенча коррупциягә каршы канунны үтәү турында барды. Алексей Кононов мәнфәгатьләр конфликтын көйләүнең максаты турында сөйләде, мәнфәгатьләр конфликтына билгеләмә бирде, конфликтларны булдырмау яки көйләү буенча чаралар турында белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: