Мөслим-информ

Корчаңгы! Иң яхшысы авыруны кисәтү

Корчаңгы - корчаңгы талпаны китереп чыгаручы һәм кешедә генә була торган йогышлы авыру. Әлеге талпан бик кечкенә, ул күз белән күрерлек түгел. Әлеге авыру турыдан-туры авырган кеше белән аралашканда һәм шулай ук урын-җир аркылы да күчәргә мөмкин. Күп очракларда мәктәпләрдә, тулай торакларда, балалар йортында, бакчаларда очрый.

Шулай ук йогышлану кешенең киеме, шәхси әйберләре аша, кул бирешкәндә һәм җенси мөнәсәбәтләр вакытында да булырга мөмкин.

Авыруның төп билгеләре: тән кычыта, кычыту аеруча кич һәм төнлә көчәя, тиредә талпан хәрәкәт иткән юллар күренә, кавык, кашылган, ертылган урыннар, кабарып чыккан бетчәләр күзәтелә. Корчаңгы талпаны бармак араларын, табан астын, җенес әгъзаларын зарарлый. Балаларда биттә һәм чәч арасында да булырга мөмкин.

  • VIII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены – Мөслимдә
  • Хәтерләрдә ул еллар...
  • “Алтын балык” фестивале
  • Рәшит Шәфыйковның юбилей кичәсе узды
  • Гимназиягә 15 яшь тулды
  • “Мәңге сүнмәс яз гөле сез, Әниләр!” дип исемләнгән чара үтте.
  • "Без бу җирдә бары Мөслимнеке!" гала концерты
  • Ярминкә
  • Тарихи вакыйга
  • Көзге чакырылыш

Дәвалау алымнары бүгенге көндә нәтиҗәле. Тире авырулары табибы (дерматологлар) дөрес алымны сайлап, сезгә дөрес дәвалану тәкъдим итәр.

Әмма иң яхшысы - авыруны кисәтү. Авыру кешенең кием-салымы, урын-җир әйберләре 5-6 минут кер юу порошогы белән кайнатылып яхшылап үтүкләнергә тиеш. Аяк киемнәрен, йомшак уенчыкларны өч көн ачык һавада тоту кулай. Фатирда идәннәрне яхшылап юып чыгу мөһим. Иң төп профилактик чара - чисталык саклау.

Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәгез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: