Мөслим-информ

Конкуренциясез җитештерү тармагы

Мөслимнең кирпеч заводы җитештерү күләмен елдан-ел арттыра. Бүгенге көндә заводта тәүлегенә 12 мең данә кирпеч сугыла.

Мөслимнең кирпеч заводы тарихы 1981 елда башлана. Ул елларда җирлегебездә төзелеш материалларына ихтыяҗ зур була. Шул сәбәпле предприятиенең ике-өч смена эшләгән вакытлары да аз булмый.  
– Заводта җитештерелгән кирпечне Мөслимдә генә түгел, күрше-тирә шәһәр-районнарда да яратып алалар. Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләре, Сарман районы, Җәлил бистәсе – даими клиентларыбыз. Тәүлеклек кирпеч реализацияләнеп бетеп бара. Елына 3 миллионнан артык кирпеч сугабыз, – ди завод директоры Радик Ханов. 
Радик Ханов заводка 2001 елда җитештерү бүлеге җитәкчесе булып килә. Ул елны заводның киптерү каналлары саны ике тапкыр арта. 19 киптерү туннеле эшли. 
Заводта кирпеч бер төр балчыктан гына эшләнә. Биредә эшләүчеләрнең сүзләре белән әйтсәк, кирпеч җитештерүдә кулланылучы яхшы балчык бернинди өстәмәләр таләп итми. Чималны заводның район подстанциясе янындагы карьерыннан алып кайталар. Бүгенге көндә бер кирпечнең бәясе – 8 сум.  
– Башка заводларныкы белән чагыштырганда, безнең кирпечнең бәясе очсыз. Безнең продуктны сатып алу заказчыга отышлы булсын дип, хакны күтәрмибез. Җитештерү чыгымнарын исәпләсәң, үзкыйммәт шактый югары килеп чыга. Ләкин арзан бәя сәүдә әйләнешен арттыра гына. Заводта җиһазларга вакытында хезмәт күрсәтү дә бик мөһим. Моны механик Рәсим Йосыпов башкара, – ди Радик Ханов.
Сәүдә базарында Мөслим кирпеч заводының зур конкурентлары юк дияргә була. Эшчеләр үз эшләрен яратып, чын күңелдән башкара. Бүгенге көндә заводта 33 кеше хезмәт куя. Кирпеч сугу – бик авыр һәм четерекле процесс. Аны дөрес киптерергә, яндырырга кирәк. Әлеге этапларның һәркайсының үз нечкәлекләре, үз авырлыгы бар, аларны хәл итү өчен махсус белем кирәк. Заводта технологик процесслар өчен мастер Анна Глушенкова җаваплы. 
– Заводка 1983 елда эшкә килдем. Ул вакытлардагы җитештерү процессы – бүгенге көн белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Элек без автокран белән эшләдек, кул көче дә күп кулланыла иде. Хәзер эш процессы бик уңайлы. Кирпеч, рельслар буенча махсус җайланмаларга төялеп, клиентларга озатыла. Кирпечнең сыйфатын яхшырту максатында пар генераторы да алынды. Завод эшли башлаган елларда ун мич эшләп торса, реконструкциядән соң аларның саны егермегә җитте, – ди Анна апа. 
Бәхәссез, төзелештә кызыл кирпечкә бүген дә сорау зур. Чөнки ул экологик яктан зыянлы түгел, дым тартмый, суыкка чыдам, тавыш үткәрми. Әлеге сыйфатлар кирпечнең озак хезмәт итүенә ярдәм итә. Борынгылар белми әйтмәгән: кирпечкә реклама кирәк түгел!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: