Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кисәтүгә туктамасаң... 

Банк урамында, юл читенә төшеп, әйләнә. Машина салонындагы ир-атларның дүртесе дә алкогольле эчемлекләр кулланган булуы ачыклана.

ВАЗ-211440 машинасы шоферы Мөслимдәге Татарстан урамында, ДАИ хезмәткәрләре кисәтүенә карамастан, юлын дәвам итә. Нәтиҗәдә шофер, руль белән идарәне югалтып, Банк урамында, юл читенә төшеп, әйләнә. Машина салонындагы ир-атларның дүртесе дә алкогольле эчемлекләр кулланган булуы ачыклана. “Машина техник зыян алды, төзәтерлек хәлдә түгел. Руль артындагы 1982 елгы райондашыбызга 1,5 елдан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный, шулай ук 30 мең сум штраф та түләргә туры киләчәк. ДАИ хезмәткәрләреннән качканда шофер юл читендәге “Датсун” машинасын да бәреп китә. Әлеге машинаны ремонтлау чыгымнарын да шушы ук райондашыбыз күтәрәчәк“, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X