Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кишер бананнан кыйммәтрәк!

Соңгы вакытта кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр артты. Мөслим һәм Лениногорск кибетләрендә яшелчәләргә бәяләрне күреп исләр китте!

Соңгы вакытта кибетләрдә азык-төлеккә бәяләр артты. Мөслим һәм Лениногорск кибетләрендә яшелчәләргә бәяләрне күреп исләр китте! Хәер, бөтен Татарстанда шушы ситуация. Кишернең бәясе 140 сумнан артып киткән. Хәер, кайбер кибетләрдә аны 80 сумга да, 110 сумга да табарга була.

Лениногорск кибете

Яңгырлар булмауны, корылыкны сылтау итеп, кибетләрне товар белән тәэмин итүчеләр бәяләрне шулай җәһәт кенә арттырып куйды.

– Бәяләр төшәрме, әллә тагын да күтәрелерме – анысын әлегә әйтә алмыйбыз. Бүген бездә кишернең бәясе – 79 сум. Узган елның шушы вакытында ул 35 сум иде. Суган, кәбестә, чөгендер һәм башка яшелчәләрнең бәясе дә сизелерлек артты. Борщ яраткан кешегә бу аш хәзер кыйммәткә төшә,– ди Мөслимдәге “Магнит” кибете идарәчесе Энҗе Баһауова.

Шунысы сәер – яшелчә-тамыразыкларның күбесе чит илдән кертелгән. Үзебезнең аграрийлар җитештергән продукция булса, бәлки, бәяләр арзанрак булыр иде.

– Мин күпфатирлы йортта гомер кичерәм. Яшелчә үстерер өчен бакчам юк. 10 мең сум пенсиягә күңелең яткан ризыкның барысын да алып булмый шул. Көндәлек продукция – ипекәй, сөт алам дисәң дә, көн саен 100 тәңкә акча кирәк. Пекин кәбестәсе 187 тәңкә тора! Әйтерсең, кәбестә түгел, виноград ашыйсың! – ди Рәсимә апа.

Кибетләрдә бүген бәрәңге 70-80 сум тора. Ваграгы, кыяфәте әллә ни булмаган икенче ипекәйне 52 сумга да табарга була. Суган – 28-35 сум. Помидор бәясе, сортына карап, 70 сумнан 150 сумга кадәр.

 

Мөслим кибете

Элеккеге елларда Мөслим кибетләрендә арзан бәягә кыярын-помидорын сатып алырга була иде. Ул заманнарда халык яшелчәгә кытлык кичермәде. Кытлык дигәннән, бүген дә юк инде анысы. Тик, кибетләрдә бәяләр үсә дип, хезмәт хакы артмый. Пенсия дә күтәрелми. Ә ашыйсы килә! 

Лилия Шәймиева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X