Мөслим-информ

Кичектергесез эшләр

*Бакчадагы кар суларын мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк. Су җыелып тору кура җиләге, виктория өчен аеруча куркыныч.

*Бакчадагы кар суларын мөмкин кадәр тизрәк ерып җибәрергә кирәк. Су җыелып тору кура җиләге, виктория өчен аеруча куркыныч. 
*Бакча җиләге, роза, клематис, лилияләр өстеннән ылыс ботакларын алу мөһим. Чөнки каплаулар астында җылы булганлыктан, алар, бик тиз уянып, үсә башлый һәм кабат суыклар булганда өши.
*Көннәр җылы торса, үсентеләрне чыныктыра башлагыз.
*Җиләк-җимеш куакларын формалаштырырга кирәк. Моны кара карлыган, крыжовниктан башлагыз. Кызыл һәм ак карлыганның ботакларын кисмиләр. Бары корыган, картайган ботакларыннан арындыру гына сорала. Чия, слива һәм алмагачны көзен формалаштыру кирәк. 
*Бакча җиләген иртәрәк өлгертү өчен, бер түтәлне генә булса да дуга ярдәмендә пленка белән капларга була.
*Бәрәңгене үрдерергә чыгарырга вакыт.
Фото- Pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: