Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына

Алюминий кәстрүлнең төсе тоныкланса, анда алма кабыгы кайнатып алырга киңәш ителә.

Әгәр тоз дымланып китсә, аңа бераз дөге салып куегыз.

Сөт тиз ачымасын өчен аңа берәр чеметем тоз салыгыз.

Әгәр сезгә йомырканың агы гына кирәк икән, аның кабыгын ике яктан да юан энә белән тишегез. Йомырка агы агып чыгар, ә кабык эчендә калган сарысы озак вакыт суыткычта саклана ала.

Үсемлек маен икенче тапкыр файдаланганда, анда элек кызган ризык тәмен бетерү өчен, майда бер кисәк имбир кыздырып алыгыз.

Өшегән яшелчә һәм җиләк-җимешне элеккеге хәленә кайтару, сыйфатын яхшырту өчен аларга бераз гына лимон согы сибәргә кирәк.

Лимонның согы күбрәк чыксын өчен аны берничә минутка кайнар суга салып торалар.

Бәрәңге боламыгына яхшылап күпертелгән йомырка салсаң, боламык тагын да тәмлерәк була.

Кипкән сырны йомшарту өчен аны берникадәр вакытка сөткә салып торалар.

Фото – Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X