Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хуҗабикәләр колагына

Каймак һәм эремчек суыткычта да тиз бозылучан. Тик бу ризыкларның саклау вакытын озынайтырга була.

Сөт ризыкларын саклау 
Каймак һәм эремчек суыткычта да тиз бозылучан. Тик бу ризыкларның саклау вакытын озынайтырга була. Аларны банкага тутырыгыз һәм капкач белән каплагыз да, астын өскә әйләндереп, суыткыч киштәсенә куегыз. Болай эшләгәндә банкада барлыкка килгән бушлык бактерияләрнең (ризыклар нәкъ менә шулар аркасында бозыла) пәйда булуына юлны яба. 
Майсыз кыздырсаң 
Май кулланмаганда кыздырылган ит тә менә дигән диетик ризыкка әйләнә ала. Итне бер сантиметр калынлыкта турагыз, кухня чүкече белән сугып йомшартыгыз һәм табага салыгыз. Ике ягын да өчәр минут кыздырыгыз. Диетик ит әзер! 
Тапны күбек белән бетерү 
Күлмәк яки кофтагызга тап тисә, аның кибүен көтмәгез. Тапны өйдәге “химия” белән бетерергә була. Әйтик, кырыну өчен күбек (составында майларны таркатып, пычракны бетерүгә сәләтле матдәләр бар) белән. Пычранган урынны юеш салфетка белән сөртегез дә, тапка күбекне тидереп, 10-15 минут тотыгыз. Шуннан соң киемне җылы суда чайкап аласы гына кала. 
Канәфер генә димәгез 
Ун бөртек канәферне (гвоздика) 1 стакан кайнар суда төнәтеп эчегез. Салкын тиеп авыруның ни икәнен дә белмәссез. Борын тыгылганда тамызырга да мөмкин. 
НАРАТ ЫЛЫСЫ файдалы 
50 г яңа җыелган яшь нарат ылысын 2 стакан суга салырга, 20 минут кайнатырга һәм 2 сәгать төнәтергә. Сөзәргә, тәменчә бал кушарга. Ылыс төнәтмәсен көненә 0,5 стакан эчәргә ярый. Нарат ылысын көзен һәм кышын җыярга кирәк, бу вакытта ул аскорбин кислотасы, эфир майларына баерак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X