Мөслим-информ

ХУҖАБИКӘ ХӘЙЛӘСЕ

Тәрәзә юганда, сызыклар калмасын өчен, пыяланың тышкы ягын горизонталь, ә эчке ягын вертикаль юнәлештә юарга кирәк. Болай эшләгәндә, сызыкларны күрү җиңеләя.

 Балавыз ышкылган җеп белән тегелгән төймә өзелми, озак саклана.

• Тәрәзә юганда, сызыклар калмасын өчен, пыяланың тышкы ягын горизонталь, ә эчке ягын вертикаль юнәлештә юарга кирәк. Болай эшләгәндә, сызыкларны күрү җиңеләя.

• Дөге боткасы күпереп пешсен өчен, тугланган йомырка агы өстәргә кирәк.

• Шулпаның артык маен кәгазь салфеткага сеңдереп, киметергә була.

* Фасоль, борчак тизрәк пешсен өчен, 5-10 минут саен берәр аш кашыгы салкын су өстәп торырга кирәк. Ә инде матур төсләре саклансын дисәгез, аз гына шикәр комы өс-тәргә була.

Хуҗабикәләр колагына әнә шундый киңәшләр җиткердек. Аларны кулланып, файдасын күрегез дип телибез.

Фото - Pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: