Мөслим-информ

Хоккей буенча турнир узды

“Яшьлек” спорт комплексында Татарстанның физик культура отличнигы Рәис Назаров истәлегенә алкалы хоккей буенча ачык турнир узды.

Ярышта дүрт команда катнашты. Бәйгедә район үзәге командасына тиңнәр булмады. Икенче урында – “Яшьлек” (2004-2007 елгы), өченчедә – “Яшьлек” (2010-2012) командалары. Әти-әниләрдән торган команда дүртенче урын белән канәгатьләнде. Раил Имамиев турнирның иң яхшы уенчысы дип табылды. “Иң яхшы һөҗүмче” исеменә – Камил Сергеев, “Иң яхшы капкачы” исеменә Илназ Нуруллин лаек булды. Җиңүчеләр һәм призерлар, иң яхшы уенчылар Рәис Назаровның кызы Гөлнара әзерләгән исемле кубоклар, медальләр һәм призлар белән бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: