Мөслим-информ

“ХОДУНКИ” БАЛАЛАРГА ЗЫЯНЛЫМЫ – КОМАРОВСКИЙ КИҢӘШЕ

Ходунки куллану кирәкме? Ул балага зыянлы түгелме? Сорауга Казанда күренекле педиатр Евгений Комаровский җавап бирде.

– Америка педиатрия академиясе “ходунки”лар җитештерү һәм сатуны тыйган. Баланың ходункида йөрүе, бала атлый дигән иллюзия гына тудыра. Дөрес итеп йөрү, гәүдәне тота алу күнекмәләре балага соңрак керә. Ходункиның тагын бер төп проблемасы: ходункида бала шундый зур тизлектә йөрергә өйрәнә ки, аннары стенкага бәрелү, баскычтан егылу һәм башкалар ихтимал. Теләсә нинди ходункиларда тормоз булырга тиеш. Мин сезнең урыныгызда булсам, ходунки бөтенләй сатып алмас идем. Баланы тәгәрмәчсез генә, уйната торган урындыкка тыгып куеп тору хәерлерәк.

Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

Фото: Салават Камалетдинов

МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/copayjavap/khodunki-balalarga-zyyanlymy-komarovskiy-ki-she/.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: