Мөслим-информ

Хәбәрче булу җиңелме?

Имеш-мимешләргә генә таянып, тәнкыйть мәкаләсе язып булмый.

Юк, гәрчә бик мактаулы булса да. Ифрат авыр вә җаваплы шөгыль ул хәбәрче булу.

Беркөн шулай күптәнге танышым белән автобуста очраштык.

– Шәһәребезнең татар зиратындагы кимчелекләр турында газетага яз әле, – ди. Урыс зиратын мактый.

– Үзең күреп белмәгән әйберләр турында язып булмый инде ул, – мин әйтәм.

Юлдашымның хәтере калды. Ничек инде имеш-мимешләргә ышанып тәнкыйть мәкаләсе язасың?! Аңа бит әле җавап та бирәсе була күп чакта.

Беренче хәбәрем 1948 елда Мөслимнең “Күмәк хуҗалык” газетасында басылган иде. “Онытылган бригада” дип аталган иде ул. Икенче көнне үк райком инструкторы Сәйфетдинова килеп төште. Икәүләп колхозның әлеге язмада тәнкыйтьләнгән бригадасына киттек. “Бигрәк усал язгансың!” – дип битәрләп тә алды райком вәкиле. Әмма мәкаләм кире каккысыз фактларга нигезләнеп язылган иде. Тикшерү барышында әле тагын яңа кимчелекләр ачылды. Минем өчен шунысы куанычлы булды: колхоз идарәсе дә, партоешма һәм авыл Советы да, җитешсезлекләрен танып, тиешле нәтиҗә ясадылар. Бер елдан соң Әндереш авылы халкы яңа клублы булды хәтта. Яшь хәбәрче буларак, бу минем беренче уңышым иде.

Район газетасына гына түгел, республика газеталарына да еш яза башладым. 1958 елда республика хәбәрчеләренең икенче съездына делегат итеп сайладылар. Шунда ТАССР Верховный Советы президиумының мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Минем өчен орден-медальләргә тиңләрлек иң зур һәм кадерле бүләк ул.

Табигатем шундый: күбрәк тәнкыйть мәкаләләре язарга яратам мин. Бу исә авторның җаваплылыгын тагы да арттыра. Урыннардагы түрәләр тәнкыйтьләп язганны бик өнәп бетермиләр. Бигрәк тә республика матбугатына язсаң. Өйдәге “чүпне” читкә чыгарудан куркалар алар. Бервакыт Мөслимнең “Колхоз байрагы” газетасының ул чактагы редакторы Наил Мостаевка “Мортазинның хәбәрләрен басмагыз!” дигән әмер биргән беренче секретарь. Бәхетемә, редактор белән фикердәшләр идек. Язмаларымны бастырудан туктамады, әмма “Я.Заманов” псевдонимы белән чыгара иде ул аларны.

Күрше районның бер авылында эшләгәндә эчүчелеккә каршы көрәш комиссиясе рәисе итеп билгеләделәр мине. Район газетасына “Фермада пәри туе” дигән мәкалә язган идем. Анда сүз терлек караучыларның эш урыннарында эчкечелек белән шөгыльләнүләре, бик аздан гына янгын чыкмый калуы турында бара. Икенче көнне үк район мәгариф бүлеге җитәкчесе чакырып алды да:

– Әллә синең башың икеме, иптәш Мортазин, авыл халкы бик усал ул. Җитмәсә, конкрет исем-фамилияләрен дә күрсәткәнсең, – дип, ризасызлыгын белдерде.

Колхоз партоешма секретаре да башка “файдалырак” эш белән шөгыльләнергә “киңәш” бирде.

Әлбәттә, мактап кына язу җиңел дә, күңелле дә. Ә бит тормышыбыздагы кимчелек-җитешсезлекләрне дә күрү, аларны бетерү юлларын күрсәтү дә кирәк. Минем язганнарым аркасында уңай үзгәрешләр булса, сабыйларча сөенәм мин аңа. Битараф калганнарын белсәм, йоклый алмый хафаланам. Әнә Бөгелмәнең урам транспортының начар эшләве турында күпме язылды инде, нәтиҗәсе – ноль. Ишегалды мәйданчыклары белән дә шундый ук хәл. Ничә тапкыр газетага язып, трибунадан сөйләп тә, җирле телевидение тапшыруларында һава торышын татарча да әйтүләренә ирешә алганым юк әле һаман. Утыз меңнән артык милләттәшем яши торган калада бит бу. Телеэкрандагы “официаль чыганаклардан” дигәнне “рәсми чыганаклардан” дип үзгәртергә кирәк дип, шәхсән үзем мөрәҗәгать иткән идем шунда җаваплы урын биләүче бик мөлаем ханымга. Аның “Ярар, абый!” дигәненә дә озакламый бер ел була инде.

Почта тартмаларын төзәтү кирәклеге турында сөйләп тә, язып та арыдык инде. Газета-журналларны салыр урын юклыктан абунәчеләр саны да кими. Шагыйрь әйтмешли, бу бәладән кем килеп йолыр безне?!

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: хәбәрче – үҗәт кавем ул. Аның шигаре – гаделлек өчен көрәш.

Ягсуп Мортазин.

Бөгелмә шәһәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: