Мөслим-информ

Халык әйтә. Новая урамына юл кирәк!

Газетабызда “Халык әйтә” дигән яңа рубрикага старт бирелгән иде. Әлеге рубрикага сез дә үзегез тап булган күренешләрне фотога төшереп җибәрә яки шул хакта безгә хәбәр итә аласыз.

Газетабызның 8 июнь санында “Халык әйтә” дигән яңа рубрикага старт бирелгән иде. Әлеге рубрикага сез дә үзегез тап булган күренешләрне фотога төшереп җибәрә яки шул хакта безгә хәбәр итә аласыз.

Фоторәсемдә – Мөслим авылының Новая урамы юлы. Әлеге урамда яшәүчеләр юлның начарлыгы, явымлы көннәрдә йөрмәслеккә әйләнүе хакында хәбәр итәләр. Әлеге мәсьәләгә Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов ачыклык кертте:

– Новая урамы юлы явымлы вакытта начарланган иде. Шушы көннәрдә әлеге урамда юлны тигезләү, кырдыру эшләре башкарылачак. Урам халкы явымлы вакытта авыр техника белән йөрүдән тыелып торсын иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: