Халык санын алу башлана
Бөтенроссия халык санын алу 2021нче елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр барачак. Әлеге кампаниянең мөһимлеген һәркем аңласын иде.
Авыл хуҗалыгын кече исәпкә алу төгәлләнергә өлгермәде, халык санын алу башлана. Яр Чаллы дәүләт статистика бүлегенең Мөслим районындагы әйдәүче белгеч- эксперты Нурия Насыйрова белән әңгәмәбез халык санын алуның тәртибе һәм үзенчәлекләре турында булыр.
– Нурия Назыймовна, җәй ахырында авыл хуҗалыгын кече исәпкә алу оештырылды. Ул ничек үтте? Нәтиҗәләр билгелеме инде?
– Авыл хуҗалыгын кече исәпкә алу Рәсәй күләмендә оештырылды һәм 29 июльдән 30 августка кадәр дәвам итте. Кече исәп (микроперепись) төп күрсәткечләрне чикле күләмдә җыюны күздә тота. Быел исәпкә алу электрон форматта башкарылды. Исәпкә алучылар мәгълүматларны планшетта махсус программага кертте, аннан информация Росстат мәгълүмат базасына күчерелде. Мәгълүматлар фаш ителми, алар бары тик статистика максатларында гына файдаланылачак.
Иң элек Мөслим районы территориясен исәпкә алуны районлаштыру эше башкарылды, исәпкә алу участокларына бүлү, санаучы персоналга ихтыяҗ тикшерелде. Авыл хуҗалыгын кече исәпкә алу участогына вакытлыча эшкә өч инструктор, уналты санаучы алынды. Алар төрле hөнәр ияләре арасыннан сайланды һәм укытылды. Мөслим районында 8007 объект кече исәпкә алынды. Шулардан: дүртесе – авыл хуҗалыгы оешмасы, 77 крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, 7926 шәхси хуҗалык. Фермер хуҗалыклары электрон исәпкә алу системасында санау үттеләр, ә шәхси җуҗалыкларны переписчиклар хуҗалыкларда йөреп санады.
– Исәпкә алу барышында нинди кызыклы фактлар ачыкланды?
– Биш ел эчендә шәхси хуҗалыкларда маллар саны кимегән һәм бу тенденция дәвам итә. Кошчылык белән шөгыльләнүчеләр арткан. Шәхси хуҗалыкларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләр экзотик үсемлекләргә өстенлек бирә башлаган. Әстерхан чикләвеге, миндаль, киви, абрикос үстерүче райондашларыбыз бар. 16 килограммлы карбыз, 8 килограммлы кавын үстерүчеләр булган. Райондашларыбыз виноградның күптөрле сортларын үстерәләр. 2016 елдагы исәпкә алу белән чагыштырганда, шәхси хуҗалыкларда газон һәм декоратив үсемлекләр шактый мәйданны алып тора.
– Нурия Назыймовна, Бөтенроссия халык санын алу кайчан башлана һәм ничек башкарылачак?
– Бөтенроссия халык санын алу 2021нче елның 15 октябреннән 14 ноябрьгә кадәр барачак. Халык санын алу аның демографик, икътисади һәм социаль характеристикаларын ачыклау максатыннан үткәрелә. Ул өч төрле ысул белән башкарыла: дәүләт хезмәтләре порталы аша, переписчиклар ярдәме белән һәм исәпкә алуны стационар участокта үтү мөмкинлеге дә тудырыла. Респондент үзенә уңайлы ысулны сайлый. Һәр ысулда да сораулар, таләпләр бер.
Мөслим районы алты участокка бүленде. Участокларда 6 контролер, 35 переписчик, 1 инструктор һәм 1 вәкаләтле вәкил эшләячәк. 1 исәп алучыга якынча 550 респондент туры килә.
– Көндез күпчелек – эштә. Кайберәүләр, өйдә булып та, капкалары бикле булырга мөмкин. Халык белән очрашу кыенлыклар тудырмасмы?
– Халык белән аралашу өчен переписчикларга, респондентлар эштән кайткач, кич, кайвакыт төнлә дә йөрергә туры киләчәк. Шуңа күрә, иминлекне тәэмин итү өчен, урамнарның яктыртылуы әһәмиятле. Төрле статустагы гаиләләр бар. Тәртипсез тормыш алып баручылар, төрле авырулар белән очрашырга туры килә. Алда торган бурычларны авырлыкларсыз хәл итәрбез, дип өметләнәм. Райондашларыбыз исәпкә алучыларны ачык йөз белән каршы алырлар дип ышанам. Тагын бер үтенечем бар: шәхси ихаталарда яшәүчеләр этләрен бәйдән ычкындырмасынар иде.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев