Мөслим-информ

Күңел бизәкләре. Мөслимнән Илгизә Габдрахманованың кулыннан килмәгән эше юк

Күңел җылысын бәйләмнәренә, чигү эшләнмәләренә салган райондашыбыз Илгизә Габдрахманованы белмәгән кеше бик сирәктер.

Кечкенәдән әтисе белән тракторга утырып йөргән, соңыннан үзе дә трактор иярләгән, мәктәптә хезмәт дәресләрендә башка кызлардан аерылып тракторга укыган Илгизә археолог булырга хыялланса да, соңгы минутта үз фикерен үзгәртә һәм башкаланың медицина институтына юл тота. Ул елларда укырга керү авыр була. Үз бәхетен яшь кыз эшче факультет аша сынап карый. Табиблыкка кергәнче шәһәрнең 5 нче санлы хастаханәсендә, кичектергесез хирургия бүлегендә ике ел санитарка булып эши. Укуын тәмамлап, хезмәт юлын яшь табибә Мордовиянең Саранск шәһәре Атяшево бистәсендәге ит комбинатында башлап җибәрә.

- Без яшь чакта укуны тәмамлагач, чит районга, хәтта чит төбәккә отработкага җибәрү бар иде. 3 елдан соң мин Яр Чаллы шәһәренә кайтып, ашханә һәм рестораннарның автозавод трестында эшли башладым. Вакытында фатир бирмәүләре, шәһәрдә үз куышың булмауны сәбәп итеп, Мөслимгә кайты киттем һәм үкенмим. Монда мин яраткан тормыш иптәшемне очраттым, яраткан эшем белән шөгыльләндем, - ди Илгизә апа.

Чигү-бәйләүгә хирыслыгы аның балачактан ук килә. Беренче сыйныфта укыганда әнисе Оркыяга 8 март бәйрәменә чигеп биргән кулъяулыгын бүген ул якын кешесенең төсе итеп үзендә кадерләп саклый.

- Әниемнән калган Подольск тегү машинасы бар. Анда мин кул белән тегәргә авыр булган сумкаларны иҗат итәм. Кайчандыр әниемнең куллары тигән әлеге тегү машинасы миңа өр-яңа идеяләр биреп тора, - ди Илгизә апа.

Райондашыбыз бохо стилендә балалар бәйләме белән шөгыльләнә. Икенче төрле әлеге стильне богема дип тә атыйлар. Ул бик үзенчәлекле стиль булганга, аңа бөтен кеше дә әзер түгел. Аны күбрәк рәссамнар, язучылар, сәяхәт итәргә яратучылар үз итә икән. Әлеге стильдә ачык төсләр күп кулланылганын Илгизә апаның кул эшләре сөйли. Чигелгән әйберләрне, төрле тукымадагы бахромаларны, антиквар предметларны күрергә була аның эшләрендә.

"Үз өемдә мин - иң яхшы дизайнер" принцибы белән яши райондашыбыз. Барысын да үз зәвыгына, үз белеменә таянып эш иткәне әллә каян күренеп тора. Залдагы зур телевизорның рамына кадәр үзгәртеп, алтынсу тасма белән, интерьерга туры килерлек итеп ясап куйган Илгизә апа. Күпләр өйләренә төзелеш кибетләрендә сатыла торган арзанлы картиналар алып элә. Кайберәүләр күп картиналар элеп, өйләрен бөтенләй музейга әверелдереп бетерә. Ләкин райондашыбыз чиккән картиналар - чын сәнгать әсәре.

- Без яши торган йорт - энергия туплый. Ул тормыш ритмыннан ял итә торган урын булырга тиеш, - ди ул.

Илгизә Габдрахманова чиккән картиналарның барысы да чын кебек! Әле генә өлгергән җиләк-җимешләр тутырылган кәрзинне тотып карап буладыр кебек, чәчәкләр гөлләмәсе, мәхәббәтне гәүдәләндергән гашыйклар - һәммәсеннән нур тамып торадыр төсле.

- Илгизә апагыз бик тәмле итеп ашарга пешерә, кышка әллә нинди кайнатмалар әзерләп куйды инде. Ул пешергән камыр ризыклары - өчпочмаклары, балан, алма бәлешләре, кабартма-пироглар - һәммәсе телеңне йотарлык! - ди Мөнәвир абый тормыш иптәше турында.

Илгизә апа бер генә эштән дә куркып тормый. 12 яшендә әтисе белән бергә печәнгә йөргән кыз. Машинаның руле артында утырган үсмер әтисе кушуы буенча машинаны туктатып, печән төягәч кузгалып китә торган булган. 60 ел машина йөртү стажы булган Галимҗан абый кызына ул чакларда карап: "Һай, шуфир булырсың микәнни, кызым!" дип әйтә торган була.

- Мөслимдә "Пищепром" эшли иде бит. Әлеге җитештерү-хәзерләү цехы турында сагынып сөйләргә генә калды хәзер. Кооператив урамының буеннан-буена тәмле ис сузылыр иде. Биредә кайнатмасын да, компотын да, печенье, конфетын да, хәтта консервасын да ясадылар. Сыйфаты да тел-теш тидерерлек булмады. Менә шушында технолог булып эшләгән әнием янына бармаган көнем бик сирәк булгандыр. Эштән кайткач, әнием бәйләргә дә, тегергә дә вакыт таба иде. Аны күзәтеп утыру миңа бик рәхәт иде. Кул эшләренә осталык әниемнән, бәлкем, күчкәндер, - ди райондашыбыз.

Кул эшләренең төрледән-төрле төре белән шөгыльләнүче Илгизә апа бик күпләр кебек заказга бәйләми дә, текми дә. Үзе әйтмешли, "илһам килгәч" иҗат итә башлый ул. Аның бердәнбер нөсхәдә булган бәйләм әйберләре белән "В контакте" социаль челтәрдәге шәхси битеннән, "Вязаные и теплые" исемле төркемнән дә танышырга була. Ул бәйләгән әйберләрне чит шәһәрләрдән соратып, кабаттан-кабат үзләренә ошаган фасонда заказ бирүчеләр дә шактый. Бала киемнәре өчен бәйләм җепләрен бары сыйфатлысын, нәкъ менә сабыйлар өчен эшләнгәнен Яр Чаллы шәһәренең махсус кибетеннән сатып ала ул.

Бәйли дә, тегә дә, чигә дә, бизәнү әйберләре дә ясый белүче, картиналар иҗат итүче, оста пешекче, уңган хуҗабикә булуы өстенә Илгизә апа мебель реставрацияләү белән дә шөгыльләнә. Үз өендә хан замандагы агач комодтан өр-яңа шкаф ясап куйган.

- Иң яраткан эшем - бала бәйләмнәре. Җепне кулга алу белән, бу төскә нинди фасон кием килешер микән дип уйлыйм. Идеяләрне интернет челтәреннән дә алам, үзем дә уйлап табам. Гадәттә, көндез бәйлим. Бер бәйләм өчен чама белән 10 көн вакыт уза, - ди ул.

Кул эше һәрвакыт мәртәбәле һөнәр саналган. Бер нөсхәдә һәм кабатланмас дизайнда бәйләнгән, ясалган, иҗат ителгән эшләнмәләре генә түгел, күңеле дә матур булган Илгизә апага сокланмыйча һич мөмкин түгел! Булса да булыр икән шул кадәр осталык кешедә!

Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: