Мөслим-информ

Көчле җил вакытында нишләргә?

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында нишләргә кирәклеге турында сөйләде.

Тәрәзәсез балконнарда торган беркетелмәгән җиһазларны алып куярга, өй тәрәзәләрен ябарга киңәш ителә.

Урамнарда реклама беркетмәләре, юл билгеләре, электр үткәргеч линияләрдән ерак торырга. Алар авырга мөмкин.

Агачлар астында машинаны калдырмаска кирәк.

Өй янында, җәмәгать транспорты тукталышында көчле җилдән качып торырга кирәк түгел. Өй түбәсеннән шифер кисәкләре төшәргә мөмкин.

Машина йөртүчеләргә шәһәр яны территориясеннән чыгып китмәскә, юлда куркынычсыз тизлекне сайларга киңәш ителә.

МАТЕРИАЛ: http://www.intertat.ru/copayjavap/k-chle-il-vakytynda-nishl-rg-kir-k/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: