Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күбәк мәктәбенең хоккей тартмасы беренче уенчыларын кабул итте

Инде хәбәр иткәнебезчә, кичә Күбәк урта мәктәбе базасында яңа хоккей корты кулланылышка тапшырылды. Әлеге спорт корылмасы "Бердәм Россия" партиясе оештырган Халык социаль проектлары конкурсында катнашып, җиңү яулау нәтиҗәсендә кайтартылды.

Исегезгә төшерәбез, Күбәк мәктәбе үз проектларын яклап 580 мең сумлык грант откан иде. Бүген инде укучылар үз көчләре белән эшләп алган хоккей кортында сәламәтлекләрен ныгыта ала.

Тантаналы рәвештә спорт корылмасын ачканнан соң, районның хоккей сөюче егетләре беренче уенда да катнашты. Районның төрле мәктәпләрендә белем алучы 4 команда шугалакның ныклыгын сынады, шул ук вакытта үз осталыкларын да күрсәтте. Бу көнне район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы беренчелекне алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X