Мөслим-информ

Казанда "Порт" сәүдә үзәге яна (ВИДЕО)

"Порт" сәүдә үзәге түбәсеннән төтен чыгу турында хәбәр бүген иртән чыкты.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). 

Казандагы "Порт" сәүдә үзәгенең беренче каты яна. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Оренбург трактында урнашкан "Порт" сәүдә үзәге түбәсеннән төтен чыгу турында хәбәр бүген иртән чыкты.

Урында янгын сүндерүчеләр һәм коткаручылар эшли. Алар өченче номерлы чакыру буенча килгәннәр.

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.

Бу минутларда сәүдә үзәге территориясендә ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре эшли. "Татар-информ" сайтында гадәттән тыш хәл булган урыннан төшерелгән беренче видео барлыкка килде.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: