Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсыгызның кулы җылы?

“Мизгел” яшьләр үзәгендә опе­ка һәм попечительлек бүлегенең эшчәнлеге буенча семинар- киңәшмә узды. Анда Яр Чаллы шәһәренең гаилә коруга ярдәм итү үзәге директоры Галина Сатаева, үзәкнең белгечләре һәм психоло­глары катнашты.

– Без барыбыз да балачак иленнән якты тормышка зур өметләр ба­глап, бәхетле булу өчен килгәнбез. Ләкин төрлебезне төрле мохит кар­шылаган. Берәүләр яхшы, матур тор­мышта, җитеш дөньяда көн күрә, икенчеләребезгә язмыш авыр сына­улар бирә. Авыр язмышка дучар бул­ган балалар белән эшләү, аларны кайгырту опека һәм попечительлек бүлегенең төп эш юнәлеше булып тора, – ди опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Рәмилә Смирнова.

Бүгенге көндә бүлектә исәптә торучы 131 баланың 27се – әби- бабайлары, якын туганнарына опе­кага, 88е – алмаш гаиләләргә тәрбиягә, 16сы – уллыкка-кызлыкка бирелгән. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны – җиде. Гомумибелем бирү уку йорт­ларында 124 бала белем ала (шул исәптән 17 бала – Мөслим политех­ника техникумында, 18 бала күрше- тирә шәһәрләрдәге уку йортларында).

– Мөслим районы тәрбиягә бала алган гаиләләр саны буенча респу­бликада үрнәк булып тора. Җирлектә бик күп үксезләр гаилә җылысы та­бып, әти-әни яратуына тиенеп, ма­тур гаиләләрдә үсә. Бала, аның мәнфәгатьләренә зыян килер­лек булмаса, гаиләдә, әти-әнисе тәрбиясендә үсәргә тиеш тә бит, ләкин ата-аналарның әхлаксызлыгы балаларның бәхетсезлегенә әйләнә. Ә бу тәрбиячесен югалткан балалар саны артуга китерә. Республикада 585 сабый балалар йортларында һәм при­ютларда тәрбияләнә, – диде Галина Сатаева.

Әти-әниләр җавапсызлыгының төп сәбәбе – эчкечелек. Хатын-кызларның акыл югалтып эчүе аяныч. Исерек әнидән ни көтәсең!? Анда бала кай­гысы юк.

Ятимлек статусы алган балаларның 85 процентының әти-әнисе тәрбиясеннән мәхрүм калуның төп сәбәбе – аракы!

– 2021 елда өч ана аналык хокукыннан мәхрүм ителде, өч ата-анага алты айга ата-аналык хо­кукына чикләү билгеләнде. Шушы гаиләләрдә тәрбияләнгән алты бала, тәрбиячесен югалтып, ятим буларак исәпкә алынды һәм үз вакытында гаиләләргә урнаштырылды. Бер ана, эчү арка­сында, ике баланы ятим калдырып, вафат бул­ды, балалары гаиләгә урнаштырылды. Без ба­ланы үз гаиләсенә, биологик әти-әнисенә кире кайтарып бирү өстендә дә эшлибез. 2021 елда өч бала үз гаиләсенә кайтарылды, алмаш гаиләдә тәрбияләнүче тагын өч баланы башка район­да яшәүче әбиләре опекага алды, – ди Рәмилә Смирнова.

Районның опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торучы 131 баланың 23енең сәламәтлекләре чикләнгән. Шуларның 21е – акыл зәгыйфьлеге буенча, икесе физик яктан инвалид булып тора.

– Акыл зәгыйфьлеге булган балалар мәктәптә укый башлагач беленә, аларны Казаннан килгән махсус комиссия тикшерә һәм нәтиҗә ясый. Инвалид балалар елга ике тапкыр психологик тернәкләндерү үзәгендә дәваланып кайта. Бар­лык балалар да елга бер тапкыр диспансериза­ция үтә. Зәй шәһәреннән психиатр һәм эндро­кринолог килә һәм балаларны үз юнәлешләре бу­енча кабаттан тикшерә, – ди бүлек белгече Чул­пан Латыйпова.

Тәрбиягә бала алырга теләгән һәркем кан­дидат буларак теркәлә алмый. “Мин бу эшкә әзер түгел икән әле” дип турыдан-туры үз фике­рен белдерүчеләр дә, “ныклап уйлыйм әле” дип китүчеләр дә бар икән. Эшсез калу сәбәпле канди­дат булып теркәлергә теләүчеләр дә бар. Андый­ларга бүлек белгечләре аңлату эшләре алып бара.

– Быел республикада план нигезендә 600 бала торак белән тәэмин ителергә тиеш. Безнең район буенча 27 бала торакка дәгъва итә. 2021 елда 12 бала торак белән тәэемин ителде. Бүлектә исәптә торучы балаларның 69ы алимент алу хокукы­на ия булсалар да, шуларның 36сы гына даими рәвештә алимент алып килә. Ел саен әти-әниләр баланы тәрбияләү өчен бирелгән пособиеләрнең ничек тотылуы турында хисап тота. Баланың саклык кенәгесеннән алынган акчалар максат­чан кулланыла һәм акт төзелеп описькә кертелә. 18 яше тулгач, баланың саклык кенәгәсендә ту­планган акчасы үзенә тапшырыла, – ди Рәмилә Смирнова.

Чит баланы тәрбияләргә алынган әти- әнигә зур бурычлар йөкләнә. Бурычның ничек үтәлүен күзәтү максатында бүлек белгечләре даими рейдларга чыга. 2021 елда тәрбиягә бирелгән балаларның тормыш-көнкүреш шарт­ларын тикшерү максатыннан план нигезендә 273 тикшерү үткәрелгән һәм кайбер гаиләләргә кисәтүләр дә ясалган.

Фото – Чулпан Латыйпованың шәхси архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X