Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайсы матбугат чарасына өстенлек бирәсез?

Заман белән бергә атлый­быз. Элек без яңалыкларны газеталардан укып, телеви­зордан карап белсәк, хәзер боларга социаль челтәрләр дә өстәлде. Күпме кеше – шул кадәрле фикер, диләр бит. Райондашларыбыз өстенлекне кайсы матбугат чарасына бирә икән?

Галия Фәрхетдинова,

72 яшь:

– Мин газетага өстенлек бирәм. Аны кулга алып, рәхәтләнеп мәкаләләрне ка­рап чыгам. Язмаларны баш­та күзәтәм генә. Кирәк дип тапканнарын беренче укыйм. Икенче һәм өченче чиратка дигәннәрен эшләрне, өйдәге вак-төяк мәшәкатьләрне тәмамлагач укып чыгам. Бүлә- бүлә, тәмләп укырга яратам. Без – китап, газета-журнал­лар укып үскән буын бит. Бас­ма чаралар кадерлерәк миңа. Аларның исен-тәмен тоеп, рәхәтлек алам.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов,

70 яшь:

– Мәгълүматны мин күбрәк интернеттан алам. “Авыл ут­лары” газетасының да элек­трон вариантына язылам. Без өлкән буын булсак та, дөньякүләм яңалыкларны те­лефон, компьютер аша укып- күреп беләбез. Дөресен генә әйткәндә, миңа барлык төр басма чаралары да ошый. Аерып алып, берсенә генә өстенлек бирә алмыйм. Газе­та яисә журналны үзең белән йөртеп булмый бит, ә интер­нет челтәре булган телефон һәрвакыт кесәдә. Кулга кайсы­сы беренче булып килеп керә, шул басма чарасы якындыр инде ул.

Ләйсән Мотыйгуллина,

30 яшь:

– Мин яңалыкларны күбрәк социаль челтәрләрдән алам. Миңа шулай ошый һәм уңайлы да. Телефон һәрвакыт кул астында булгач, илдәге, райондагы яңалыклар белән беренчеләрдән булып таны­шам. Газета белән чагыш­тырганда, интернет челтәре яңалыкларны беренче булып күтәреп чыга. Яшьләрнең ба­рысы да минем фикерне ху­плыйдыр дип уйлыйм.

Искәндәр Фәтхуллин,

67 яшь:

– Район газетасының бер генә битен дә калдырмыйча укып барам. Кайберәүләр баш­та газетаның соңгы битен ка­рый. Ә мин төп яңалыклардан башларга яратам. Газета­га өстенлек бирәм, алга таба да шулай булачак. Газета- журналларның гомере бетеп бара дисәләр дә, минем кебек газета яратучылар булганда, яшәячәк әле ул! Бакчага бәйле журналлар да алдырам. Бас­ма матбугатның өстенлекле яклары күп инде аның. Оныт­кан әйбереңне тагын бер кат укыйсың. Ошаган мәкаләне дә кат-кат укып була. Күңелгә хуш килгән әйберне радиодан кабаттан тыңлап буламы? Юк! Шулай булгач, минем өчен га­зетадан да якыны юк.

Диләрә Хәсәнова,

24 яшь:

– Мин газета-журналлар укырга яратмыйм. Яңалыклар белән дә әллә ни кызыксын­мыйм. Күпчелек вакытым ин­тернет челтәрендә уза. Шу­нысы рәхәт – җаныңа ошаган тапшыру булсынмы ул, кино­мы, башкасымы, теләгән ва­кытта кер дә кара. Интернет кына эшләсен!

Сораштыруны Лилия Шәймиева үткәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X