Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар йортында яшәүчеләр бәхет төшенчәсен аңлатты

Район картлар һәм инвалидлар йортының мәдәни чаралар оештыручысы Азия Заһидуллина безгә өлкәннәрнең ни белән шөгыльләнгәнен сөйләде.

      – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тернәкләндерү эшләре буенча төрле методикалар һәм технологияләр кулланыла. Психолог Ләйсән Салихова арт-терапия буенча шөгыль үткәрде. “Безнең бәхет вак-төякләрдән тора” исемле төп тема “Курчак терапиясе” технологиясе буенча үткәрелде. Психолог үзенең эшендә җептән ясалган курчаклар кулланды. Сораулар һәм балачак истәлекләре аша бәхет төшенчәсен ачыкладылар. Бәхетне һәркем үзенчә аңлый булып чыкты. Мария Третьякова өчен бәхет ул – ландыш чәчәген иснәү, үз күзләре белән кояш яктылыгын күрү. Галимҗан Кузалбаев исә чыклы үләндә йөрү, туганнарын күрү, дусты белән аралашуны бәхеткә саный. Соңыннан бергәләп нәтиҗә ясадылар: бәхет тормышның вак-төякләреннән тора, һәркем үз бәхетенең кадерен белергә тиеш.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев