Мөслим-информ

Картлар йортында тәрбияләнүчеләр гарденотерапия белән дәвалана. Нәрсә ул?

Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында берничә ел инде “Гарденотерапия” (үсемлекләр, гөлләр, яшелчәләр үстерү аркылы психосоциаль тернәкләндерү) технологиясе уңышлы кулланыла. Җир белән эшләү, чәчәк-гөлләр үстерү кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

       Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар, көчләреннән килгәнчә, физик хезмәт белән шөгыльләнәләр, аларның кәефләре күтәрелә, психик яктан тынычланалар, тормышка карашлары яхшы якка үзгәрә. Күмәк хезмәт өлкәннәрне тагын да тынычландыра, дуслаштыра, көннәрен файдалы үткәрергә ярдәм итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: