Мөслим-информ

Кар һәм боз куркыныч тудыра

Торак йортларның һәм биналарның түбәләреннән карны, боз сөңгеләрен кемнәр чистартырга тиеш соң?

Кыш җиттеме, әле аяк астында, әле баш өстендә куркыныч арта. Бердән, таеп егылып имгәнүең бар. Икенчедән, бина түбәләренә җыелган кар яки кыекларга каткан боз сөңгеләре төшеп, бәлагә тарырга мөмкинсең. Торак йортларның һәм биналарның түбәләреннән карны, боз сөңгеләрен кемнәр чистартырга тиеш соң? 
– Халыкның имин һәм хәвефсез яшәве өчен шартлар тудыру идарәче компаниягә йөкләнгән. Кар күп яуганнан соң күпфатирлы йорт түбәләрен чистартабыз. Соңгы ике елда, машиналарны тиешле урынга куймау сәбәпле, өстенә боз сөңгеләре төшеп, техникага зыян килүнең берәр очрагы теркәлде. Монда безнең компаниянең гаебе юк, – ди “Мөслим” идарәче компаниясе җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова. 
Район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә шалтыратып, кар яки боз сөңгеләре төшү сәбәпле зыян күрүчеләр турында белештек. “Андый мөрәҗәгатьләр булганын хәтерләмибез” дип, җавап бирделәр бүлектә. Халык арасында бәхетсезлек очраклары булмаган икән, әлбәттә, сөенергә генә кирәк. Ләкин моңа кадәр андый хәвеф-хәтәр күзәтелмәгән дип, уяулыкны киметергә дә ярамый. 
Россия Федерациясе Торак кодексының 161 нче маддәсе нигезендә күпфатирлы йорт белән идарә итү гражданнарның уңайлы һәм имин яшәү шартларын тәэмин итәргә тиеш. Күпфатирлы йортларда яшәүче милекчеләрнең гомуми милкен тиешенчә карап тоту ул: 
1) күпфатирлы йортның ышанычлылыгы һәм имин-легенә карата таләпләрне үтәү; 
2) гражданнарның сәла-мәтлеген, физик һәм юридик затларның, дәүләт һәм муниципаль милекнең иминлеген тәэмин итү; 
3) күпфатирлы йорттагы милекчеләргә аларның гомуми милке составына керүче биналар, бүлмәләр һәм башка мөлкәттән файдалану мөмкинлеге тудыру; 
4) күпфатирлы йорттагы милекчеләрнең һәм башка шәхесләрнең хокукларын һәм законлы интересларын саклау. 
Торак төзелеше территория-ләрен, бина һәм корылмаларны, бина фасадларын карап тотучы оешмаларга түбәләрне һәм “козырекларны”, кәрниз, балкон һәм лоджияләрне үз вакытында кардан һәм боздан арындыру бурычы йөкләнә. 
Түбәдә кар күпләп җыелу аның әкренләп эрүенә һәм боз катламы формалашуга китерә. Нәтиҗәдә су агу торбалары тыгыла, боз сөңгеләре барлыкка килә. Бу исә кешеләр сәламәтлегенә зыян китерергә, хәтта аларның гомерен, автомобильләрнең һәм башка милекнең сакланышын куркыныч астына куярга мөмкин. Түбәләрдә кар тоткарлагычларның булмавы кар массасының күпләп төшүенә китерә. Кар күпләп яуганда әлеге тоткарлагычларның гына файдасы тимәскә дә мөмкин. 
Идарәче компанияләр күпфатирлы йортларның һәм йорт территорияләренең санитар һәм техник хәлен, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүне үз өсләренә алалар. Шул ук вакытта йорт түбәләрен кардан һәм боздан арындыру, йорт тирәсендәге юлларда һәм тротуарлардагы бозлавыкны юк итү дә – алар җаваплылыгында. 
Идарәче компанияләрдән юлларга һәм тротуарларга якын булган биналарның түбәләрен кардан чистарту буенча закон таләпләренең үтәлешенә контрольлек итү йөзеннән тикшерүләр үткәрү сорала, диләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мөслим бүлегендә. Һава торышына бәйле рәвештә, идарәче компанияләр җитәкчеләренә күпфатирлы йорт яны территорияләрен көн саен кардан арындырырга, түбәләрдән боз һәм боз сөңгеләрен чистартырга киңәш итә. Эш барышында белгечләрнең һәм күпфатирлы йортлар яныннан узучы кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү кирәк. 
Күпфатирлы йортлар түбә-ләрен кардан һәм боздан вакытында чистарту планнан тыш ремонтлаудан да коткара, милеккә зыян килүдән һәм иң мөһиме – кешеләрнең тормышына куркыныч туудан саклый. 
Әлфинур Ногманова. 
Фото – Pixabay.com.

 
 
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: