Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Капка төбе дә тәрбияли

– Бүген тормышыбыз матур, социаль-көнкүреш мәсьәләләре дә хәл ителеп килә. Ләкин күңелләребез тар әле, эчке дөньябыз ярлы. Кечкенә генә авылда бер-беребезнең хәлен белешү, мохтаҗларга ярдәм кулы сузу кебек игелекле гамәлләр кылырга күңелебез җитми. Җирлегебезне төзекләндерү, зиратыбызны чистарту өмәләренә чакырып-чакырып та килмәү беребезне дә бизәми, – диде Гөлназ Мисбаховна. 

Теманы район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова дәвам итте. Ул районда кабул ителгән рухи һәм әхлакый үсеш программасының алты юнәлеше белән дә бәйнә-бәйнә таныштырды. 
Очрашуның икенче өлешендә җирлек үзешчәннәре “Капка төбе” күренешен күрсәтте. Клуб сәхнәсе авылның капка төбенә әйләнде дә куйды. Соңгы яңалыклар барланды, апалар үткәннәрне искә төшерде. Халкыбызның милли уеннары, җыр-биюләре белән үрелеп барган фольклор күренеш кемне генә битараф калдырды икән?! Рәгыйдә Шәйхразиева, Энҗе Сибаева, Зәйтүнә Нуриева моңлы җырларын сузды. “Түбән оч”тан килгән өлкән буын апалар Ләйсирә Мифтахова, Кәүсәрия Гатина мөнәҗәтләр әйтте, Гөлфәрия Сәлимова әхлаклы буын тәрбияләү серләре белән уртаклашты, шигырьләр укыды. Капка төбендә беркем дә кул кушырып утырмады. Хатын-кызлар бәйләм бәйләде, чигү чикте. Фәрит Гыймранов киез итеккә олтан салды, авылның аксакалы Дамир ага Харисов чабата үрде. Шул кич утыруда бер пар чабатаны үреп тә бетерде Дамир ага, чабатасын киеп, тыпырдап та алды. 
Һөнәрле дә, гыйлемле дә, сәләтле дә буынның дәвамчылары булып үсеп килүче бакча балалары һәм укучылар да бик матур чыгыш күрсәтте ул көнне. Алар башкарган шигырь һәм җырларда да әдәплелек, табигатьне саклау темалары кызыл җеп булып сузылды. Авылларда капка төпләре күңел ачу урыны гына түгел. Анда әнә шулай һәркем үзенә тәрбия дәресе дә ала. 
Әлфинур Ногманова. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X