Реклама
Ашыгыч ярдәм бүлегендә узган атнада 137 чакыру, 31 мөрәҗәгать итү очрагы теркәлгән. Шулар арасында кан басымы күтәрелү белән 44, ОРЗ белән 14, аллергия белән 8 кеше мөрәҗәгать иткән.
Шулай ук тын кысылу, остеохондроз, йөрәк чире белән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Барлыгы 20 кеше, шулар арасында ике хатын-кыз бала төшү куркынычы белән, хастаханәгә салынган. Ике бала тән пешү белән Чаллы хастаханәсенә җибәрелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз