Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кальян тарту организм өчен зыянлымы?

Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалау үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары ул Иран һәм башка гарәп илләренә тарала, алардан Европага үтеп керә. 

Яшьләр арасында кальян тарту модага кереп бара. Безнең яшьләр дә модадан калышырга теләми. “Кальян тарту организм өчен зыянлыдыр бит?” – дисәң, алар: “Ул бит җиләк-җимеш төтене генә”, – дип аклана. Ә чынлыкта ничек? 
Кальян, авыртуны басу чарасы буларак, Һиндстанда уйлап табылган. Кокос чикләвеген тишеп, эченә гашиш, тәмләткечләр һәм дәвалау үләннәре тутырганнар. Салам аша тартканнан соң, кокос эчендә калган сумала бүгенге анальгин урынына кулланылган. Аннары ул Иран һәм башка гарәп илләренә тарала, алардан Европага үтеп керә. 
Кальян төтене составында авыр металл тозлары, бериллий, хром, кобальт һәм никельнең химик кушылмалары бар. Димәк, ул йөрәк авырулары һәм үпкәдә яман шешләр барлыкка китерергә, никотинга бәйлелек китереп чыгарырга мөмкин. Тагын бер начар ягы – хуш исе һәм йомшак тәменә кызыгып, яшүсмерләр, үзләре дә сизмәстән, кальян капкынына эләгә. 
Тәмәке үпкәнең өске өлешен бетерсә, кальян төтене тирәнгәрәк үтеп керә. Гади тәмәке белән чагыштырганда, аның составында мышьяк, кургаш, хром күбрәк. Әлбәттә, алар үпкәгә утыра. Галимнәр әйтүенчә, кальянны күп тарту үпкәдә яман шеш, куллар экземасы китереп чыгарырга сәләтле. Тәмәкенең кычкырып торган кимчелеге сумала белән никотин булса, кальян канны кислородка ярлыландыра. Нәтиҗәдә, кальян тарту баш әйләнүгә, сүлпәнлеккә китерергә мөмкин. Халыкара тикшеренүләр кальянның туберкулез, гепатит һәм грипп тарату чыганагы булуы турында да сөйли. Ул кальян тарту залларында мөштекне һәр кеше саен алыштырып торулары бик шикле… 
Ислам динендә кальян тарту, тәмәке кебек үк, тыелган. Коръәндә, кеше эш-гамәлләре үз-үзен үтерүгә, шәхес буларак юкка чыгаруга алып бармасын өчен тырышырга тиеш, диелә. Ә составында 500 гә якын агулы химик кушылмалар булган тәмәке тарту үз-үзеңне үлемгә илтү түгелме соң? 
Кальян тарту залларына йөрүчеләр, аны өйдә тартырга яратучылар колагына шуны әйтәсе килә: 
– кальян төтенендәге рак китереп чыгарырга сәләтле агулы матдәләрне, авыр металл тозларын, химик кушылмаларны су фильтры да, башка өстәмә саклану чаралары да юкка чыгара алмый; 
– гомуми мөштектән куллану төрле инфекция, туберкулез, гепатит, герпес кебек чирләр китереп чыгарырга мөмкин; 
– кальян тарту бөтенләй тартмаучы кешене дә зарарлый. 
Сезнең өчен кайсы мөһим: сәламәтлекме әллә замана мавыгуымы? 
Район үзәк хастаханәсенең 
профилактика кабинеты. 
Фото – Интернеттан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X