Мөслим-информ

Каенатам Габдулла ядкәре

Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан, Колчакның контрреволюцион армиясенә каршы сугышкан коммунист Габдулла Хәбибуллинның якты истәлегенә

Кызыл Армиянең Беренче Казан полкы, сугыша- сугыша, елгалар кичеп, Урал таулары үтеп, Ирбит дигән шәһәрне, авылларны азат итеп, Ивановка дигән авылга җитәрәк туктады. Анда колчаклылар урнашкан иде. Командир Габдулланы өч егет белән шул авылга разведкага җибәрде. Атларын урманда бер иптәшләренә калдырып, авылга киттеләр. Төн искиткеч якты: тулган ай ак кар каплаган дөньяга көмеш нурын сибә. Ичмаса болытлар булса икән! Заданиене зур саклык белән башкарганнар иде, югыйсә. Шулчак кисәк кенә мылтык шартлады: сизделәр! Авыл урамы солдатлар белән тулды! Габдулла, яшендәй атылып, урман эченә чумды, бар көченә атлар янына йөгерде!
– Китәбез! – дип кычкырды ул. Атының сыртына сеңеп, бер тән, бер җан булып ашыктырды:
– Әйдә, Кашка! Алга! Алга! Тырыш, дускай, тоттырмыйк! Бирешмик!
Арттан дошман куа килә, туктаусыз аталар!
Кашка – сыналган сугыш аты, мылтык тавышын ишетү белән, су сөлеге кебек сузылып, кош кебек очты, канатлары бар диярсең! Мылтыклар шарт та шорт! Карлы-бозлы юлда тояклар тук-тук-тук! Габдулланың йөрәге дә, бугазына ук килеп, коточкыч тизлектә тукылдый! Күпме чапканнардыр, минутлармы, сәгатьме, дошман белән ара ерагая барганын тояк тавышлары йомшара барудан аңлады.
“Калалар!” – дип уйлавы булды, уң як калак сөяген яндырып, очлы кайнар чөй килеп кадалды. Гаҗәпләнгәндәй, артына борылып карады: куучылар китеп баралар иде. Габдулла, тәне буйлап җылы кан акканны тоеп, Кашканы ашыктырды...
Үзләренең позициясенә кайтып җиткәч, атының муенын кочаклап, сыгылып төшкән Габдулланы күтәреп алдылар. Сугышчан дуслары аны үлде дип уйлады. Йөрәге сизелер-сизелмәс кенә тибә иде әле. Отряд фельдшеры йөрәген тыңлап, ярасын карады. Җәрәхәте куркыныч: пуля калак сөяген, үпкәсен, күкрәген тишкән, канын күп югалткан иде. Аңга килмәгән Габдулланы, тунга төреп, чанага салдылар да Ирбит госпиталенә озаттылар. Операция ясаганнан соң, алты ай Ирбит госпиталендә үлем белән көрәшә торгач, Габдулла аякка басты. “Армиягә яраксыз” дигән кәгазь белән 1922 елда туган авылы Балчыклыга кайтып керде. Кайтып егылды дисәк, дөрес булыр. Аңа – 26 яшь, ул хәзер бөтенләй башка кеше иде.
ЯҢА ТОРМЫШ
Авыл да башка: егерме беренче елгы корылыктан соң бик күпләр ачлыктан кырылган. Гаиләләре белән үлүчеләрнең такта кадакланган йортлары шомландырып тора. Совет власте урнашкан, ярлылар, атсызлар берләшеп, яңача тормыш корырга азапланалар. Җирсезләргә җир биргәннәр, күмәк тормыш төзиләр. Габдулла кайткан елда икмәкләр уңды, халык ипекәйгә туенды. Бераз тернәкләнгәч, Габдулланы авыл советы секретаре итеп сайладылар.
Егетнең күзе күрше Суыксу авылы чибәре Миңлебануга төште. Гаилә корып җибәрделәр. Миңлебану бала артыннан бала алып кайтты. Дүрт кыздан соң улы туды! Дистә еллар чит җирләрдә каңгырап йөргән Габдуллага гаилә җылысын, балалар назын, тормыш бәхетен татырга насыйп булды!
Илдә үзгәрешләр бара. Яңа тормыш төзергә белемле кешеләр кирәк! Патша Россиясеннән мирас булып, 90 процент укый-яза белмәгән наданлык калды. Бөтен ил белән укырга-язарга өйрәнә башладылар. Тормышның һәр тармагына белгечләр кирәк: укытучылар, врачлар, юристлар, инженерлар – укыган белгечләр кирәк! Ленин юкка гына: “Укырга! Укырга! Укырга!” димәгән! Бу өндәүгә яшьләр илһамланып, дәртләнеп, рухланып күтәрелде. Нәтиҗәдә илебез халкы җир шарында иң белемле, иң күп укучы халык булды!
ЯШЬЛЕК ЯЛКЫНЫ
Габдулланы да Казанга юристлыкка укырга җибәрделәр. Ул бәхетенә ачылган күк капусы кебек кабул итте бу мөмкинлекне! Винтовканы каләмгә алыштырган ир-егет үҗәтлек белән законнар, кодекслар дигән катлаулы белемне өйрәнә, үзләштерә! Тормыш җиңел түгел! Балчыклыда биш бала белән Миңлебану көтә.
Укып чыккач, Габдулла 1932 елда Әлки районына тикшерүче булып килде. 1918 елда Казанда партиягә кергән документлары да, билеты да юк. Гражданнар сугышында йөреп, яраланып, госпитальдә ятканда, аның документлары югалган иде. Габдулла Хәбибуллинны 1932 елның августында Әлки райкомында кабат Россия Коммунистлар (большевиклар) партиясенә кабул иттеләр. Аннан соң Лаеш, Азнакай, Минзәлә, Мөслим, Саба һәм Теләчедә прокурор булып эшләде. Татарстанның көбатышыннан алып көнчыгышына кадәрге районнарда закон сагында торды. Габдулла какшамас холыклы, мәрхәмәтле, гадел булды.

 (Ахыры бар).

Роза Хәбибуллина.
Мөслим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: