Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кабат танышу

Иң әүвәлгесен сөйлим әле. Ул абыйны 1958 елдан күреп беләм. Мин, шул елны урта мәктәп тәмамлап, туган авылым Олы Чакмакта колхозда эшли башладым. Комсомол бит, җәмәгать эшенә күмделәр. Агитатор, политинформатор, стена газетасы редакторы, драмтүгәрәк җитәкчесе, тагын әллә кемнәр. Район үзәгенә семинарларга, җыелышларга чакырып кына торалар. Ягсуп Мортазин дигән абыйны мин шул чакларда күреп белдем. 

Бөгелмәдә яшәп иҗат итүче якташыбыз Ягсуп Мортазинның “Тормыш мизгелләре” дип исемләнгән китабы дөнья күрде.

Иң әүвәлгесен сөйлим әле. Ул абыйны 1958 елдан күреп беләм. Мин, шул елны урта мәктәп тәмамлап, туган авылым Олы Чакмакта колхозда эшли башладым. Комсомол бит, җәмәгать эшенә күмделәр. Агитатор, политинформатор, стена газетасы редакторы, драмтүгәрәк җитәкчесе, тагын әллә кемнәр. Район үзәгенә семинарларга, җыелышларга чакырып кына торалар. Ягсуп Мортазин дигән абыйны мин шул чакларда күреп белдем. 
Ул саф татар телендә бик төпле чыгышлар ясый, Октябрь мәктәбендә укытучы булып эшли икән. Аны гел мактап телгә алалар. Ул район, республика газеталарына мәкаләләр яза, мин дә хәбәрче, хикәяләр дә язып маташам. Ягсуп абыйны кайсыдыр елны республика  хәбәрчеләр съездына  делегат  итеп  тә  сайладылар. Аның гаҗәеп тынгысыз, сәләтле педагог һәм идеолог икәнен районның барлык халкы белә иде инде.  Я.Мортазинның бу сыйфатына мин дә  бик сокландым. Әмма аның хәйран калдырган тагын бер ягы бар иде: ул – пөхтәлек. Аңардагы пөхтәлек беренче очрашканда ук зыялы шәхес икәнлеген күрсәтеп тора. Гәүдәсенә ипле яткан костюм-чалбарында, ап-ак күлмәгендә бер генә җыерчык та булмас,  затлы галстугы төп-төз  урынында торыр, пөхтә итеп кырынган йөзеннән якты нур, тыйнаклык бөркелер. Юлларның начарлыгы безне  район үзәгенә  ат  булса  –  атка,  трактор  арбасына, чаналарына утырып барырга мәҗбүр итә, өйләрдә дә керосин лампасы, күмер үтүге белән көн күрәбез. Тик Ягсуп абый һаман шулай пөхтә! Күргән саен мин нишләптер аның киемнәреннән берәр тап, чалбарының үтүкләнмәгән чагын эзли башлыйм, шома ак битендә кырынмаган берничә төк калмаганмы икән дигән өмет белән йөзеннән карашымны алмыйм. Юк бит мин эзләгән нәрсәләр! Ул кадәр начар ният белән дә эзләмим, миңа аны аскарак төшерәсе, үзебезнең шәйгәрәк күнектерәсе килә. 
Мин редакциядә эшли башлагач, актив хәбәрчебез Я. Мортазин белән бик еш аралаштык, көннәр, айлар, еллар үтте аралашааралаша. Әмма минем бик үк әхлаклы булмаган теге ниятем канәгатьләндерелмичә һавада эленеп калды. Эленеп калса да, ул миңа психологик маяк булды, үземне әзме-күпме җыйнакландыруга  этәргеч  ясагандыр,  дип уйлыйм. 
Тагын бер бик мөһим нәтиҗә: аның тышкы пөхтәлеге иң беренче чиратта эчке пөхтәлегенең чагылышы булган икән. Шушы ипле генә йөргән кеше гомере буе балалар укытты, директор урынбасары, мәктәп директоры, колхоз партоешмасы секретаре, лектор, пропагандист вазыйфаларын башкарды,  хуҗалык  эшләрен,  мәдәният,  спорт  чараларын оештырды, район, өлкә газеталарына мәкаләләр язды һәм барысын да нәкъ тиешенчә, җиренә җиткереп үтәде, район халкына үрнәк итеп куелды. 
Тормыш дигән нәрсә бик катлаулы бит ул. 1970-1974 елларда Ягсуп абыйга гаиләсе белән күчеп китәргә, Баулы, Азнакай районнарында эшләргә туры килде. 1974 елдан Бөгелмә шәһәрендә яши. Туган ягын онытмый, “Авыл утлары”на иҗат үрнәкләрен юллап тора, “Татарстан яшьләре” газетасының да, Бөгелмә җирле матбугатының да даими авторы, “Моңсар” әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы, күптөрле җәмәгать эшләре алып бара, мәктәпләрдә очрашуларда катнаша. 
Инде мәкаләмнең  исеменә  килик.  Мин Ягсуп  Мортазинны  үземнән  ким  белмим дип яши идем, алай булмаган икән шул. Аның  күптән  түгел  генә  дөнья  күргән  “Тормыш мизгелләре” дигән китабын укыгач, 91 яшен  тутырган  Я. Мортазинны  яңадан  ачтым. Пөхтәлеккә ирешкәнче  аңа  әле  ятимлек,  мохтаҗлык,  хаксызга  кыйналу  газапларын кичәргә туры килгән икән. Әнисе үлгәндә, Ягсупка өч яшь була. Алар дүрт бала ятим калалар. 1936 елгы ачлыкта сеңлесе Асия кызамыктан  үлә.  Балачактан ук  имгәткеч  авыр эшләрдән торган мохтаҗ тормышны, ачлык ялангачлыкны, каты күңелле үги ананың хаксыз  рәнҗетүләрен,  кыйнауларын  бүген дә оныта алмый әле Ягсуп абый. Бөтен ихтыяр көчен  укуга һәм  туганнарын саклауга юнәлтеп, яшүсмер егет максатына ирешә: педагогик белем ала, 1948 елда Октябрь авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Аның әлеге 348 битле китабындагы язмалары  илебезнең  шул  чорлардан  алып  бүгенге көнгәчә булган катлаулы тормыш мозаикасын тәшкил итә. Кечкенә парча рәвешендәге истәлекләр,  уйланулар  һәрберсе  урыны,  вакыты, шунда катнашкан кешеләре белән тере факт буларак язылганнар. Аларның көче – дөреслектә. Аларның көче – тормышның төрле сфераларын колачлауда.
Ягсуп абыйның холкындагы тагын бер күркәм сыйфатны басым ясап әйтәсе килә: ул  –  күңел  хөрлеге.  Дөньяга  якты  күз  белән, яратып, елмаеп карау. Балачагыннан ук бик күп кайгы-хәсрәтләр,  җәбер-золымнар, мохтаҗлыклар күреп тә, беркемгә дөм орынмыйча, ачу сакламыйча, тормыш агышының каршылыкларын аңлап, яшәүдән тәм һәм ямь табып, куана-куана гомер кичереп  була икән бит! Я. Мортазин китабының беренче яртысын алып торган шигырьләре, юмор-сатира белән сугарылган дүртьюллыклары минем бу фикеремне кире каккысыз раслый. Язмаларны басарга әзерләгән тынгысыз әдибебез Мөҗәһит Әхмәтҗановка,  аны  чыгаруда  матди  ярдәм күрсәткән мәрхәмәтле якташларыбыз Рәшит Хәбировка һәм Фәнис Габдерәхимовка меңмең рәхмәт. Тормышның бүген дә алгы сафында атлаучы пакь күңелле якташыбызның бер гасырлык гомер биеклегенә пар канаты Илүсә белән арымыйча гына барып җитүен телим. 
Фоат Садриев, халык язучысы. 
Фотолар –  “Мөслим–информ” архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X