Мөслим-информ

Изге Рамазан мөбарәк булсын!

Бөтен дөнья мөселманнары бик зур вакыйгага – мөбарәк Рамазан аен каршыларга әзерләнә.

Әлеге айда һәр мөселманга ураза тоту тиешледер. Бу хакта Коръәндә болай диелә: “Элекке халыкларга йөкләнгән шикелле, сезгә дә ураза тоту фарыздыр. Бәлки тәкъвалардан бу­лырсыз”.

Бүгенге көнгә хәтле рухи көчен югалтмаган изге Коръән нәкъ Рамазан аен­да иңдерелгән. Рамазан аеның соңгы ун төненең берсендә дөньяда яшәүче һәр кешенең бер еллык яз­мышы билгеләнә. Шуңа күрә ул Кадер кичәсе дип аталган. Бу вакытны дога һәм изге гамәлләр кылып үткәргән кешегә мең айлык, ягъни сиксән еллык әҗер язылыр.

Кешенең тормышын катлауландыра торган һәм дәрәҗәсен төшерә торган иң зур сәбәп – гөнаһтыр. “Рамазан аенда дөрес мак­сат куеп ураза тотучының гөнаһлары гафу ителер”, – диелә хәдистә. Ләкин бу гамәл ризык вә эчемлектән генә тыелып тору дигәнне аңлатмый. Уразаның төп максаты – гөнаһлардан тыелырга өйрәнү. Ошбу айда Аллаһы Тәгалә кыл­ган изгелекләребезгә әҗер- савапларны дистәләрчә, йөзләрчә мәртәбә арттыра, гөнаһларыбызны гафу итә.

Рамазан аенда безнең күзләребез һәм кола­кларыбыз да, телебез һәм йөрәгебез дә ура­за тота. Ураза тотучының йөрәге тәкәбберлектән, к ө н ч е л е к т ә н , икейөзлелектән, ачудан пакь булыр. Ураза тотучы гайбәт, ялган сүзләр сөйләмәс һәм тыңламас, кешеләр белән тарткалашмас, кешеләрне сүкмәс.

Рамазан уразасы – үзен мөселман дип са­наган, балигълык яшенә җиткән, үз акылында бул­ган, сәламәтлеге мөмкинлек биргән һәр мөселман өчен мәҗбүри гамәл. Ошбу изге гамәлне үтәүдә зур сабырлык, күндәмлек күрсәтүчеләр генә Аллаһы Тәгаләнең вәгъдә иткән бүләкләренә өметләнә ала. Раббыбыз Аллаһ әйтә: “Сабыр итүчеләрнең әҗере хисапсыз биреләчәк”. Ра­мазан аеның һәр көне изге эшләрдә, гыйбадәтләрдә уз­сын!

Елына бер тапкыр гына килүче әлеге мөбарәк ай баш­лану алдыннан барчагызны чын күңелдән котлыйсым килә. Эшләрегездә уңышлар, гаиләгездә мәхәббәт, күңел тынычлыгы вә тән сәламәтлеге теләп, дога кы­ламын. Якыннарыгыз өчен – сөекле, ярдәмчеләрегез өчен – хөрмәтле, җитәкчеләрегез өчен абруйлы булып калы­гыз! Сезгә карап йөзләгән кеше үрнәк ала. Аларның өметләрен акларлык дәрәҗәдә миһербанлы бу­лыгыз! Шат күңел, көләч йөз, аек акыл һәрвакыт сезнең билгегез булсын!

Илгиз хәзрәт Сөнгатулла,  Мөслим районы имам- мөхтәсибе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: