Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Истәлеге – элмә тактада

Сал. Мухан авылында әфган сугышы ветераны Илгиз Шириев истәлегенә элмә такта куелды.

Арабыздан вакытсыз киткән әфган сугышы ветераннары истәлегенә элмә такта кую матур традициягә әйләнде. Чираттагы шундый чара Сал. Мухан авылында булды. Шириев Илгиз Әзһәр улы истәлегенә элмә такта урнаштыру чарасында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов, район иҗтимагый советы рәисе Рушат Солтанов, локаль сугыш ветераннары катнашты. 
 

Агачларның башын киссәң, төбе кала, 
Төпләренә утлар яксаң, көле кала. 
Адәмнәрнең җаны шәһит китсә, 
Җыры кала, эше кала, эзе кала... 
Райондашыбыз Вәсилә Хәйдәрова шигырендәгечә, әфган сугышын кичкән, утлы далалар һавасын сулаган ир-егетләребезнең йөрәгеннән ул елларның шаукымы беркайчан да чыкмас, газаплы көннәр кайтавазы җуелмас. Әфганчылар күрсәткән батырлык беркайчан да онытылмас. Игътибар итәсездер: әфганчылар үзара ярдәмләшеп, дус-тату гомер кичерәләр. Араларыннан берсе вакытсыз китсә дә, аның якыннары турында кайгыртып яшиләр. Җирлегебездә әфганчылар хөрмәтенә куелган такталар саны да елдан-ел арта. 
Әфганстан республикасында чикләнгән совет гаскәрләре составында төрле елларда районнан 128 егетебез хезмәт юлын үтә. Алар арасында Сал. Мухан авылыннан Илгиз Шириев та була. Ул Кабул шәһәренең “Теплый стан” исемен йөрткән урынында урнашкан частьтә хезмәт итә. Илгиз КамАЗ машинасын йөртә. 1986нчы елның 8 февраленнән 1987нче елның 7 декабренә кадәр Әфганстанда хезмәт иткән егетнең ниләр күргәнен һәм ниләр кичергәнен ул үзе генә белгәндер. 
– Хәрби хезмәт вакытында булган, йөрәк итен ашап торучы вакыйгалар белән уртаклашуны ул никтер гел кичектереп килде. Җанын телгәләгән хәлләр турында сөйләргә беркайчан да алынмады. Төннәрендә төшләренә кереп интектергән бик күп вакыйгаларның шаһите булганын сизеп-тоеп торсам да, “сөйлә әле” дип басым ясамадым. Бары тик махсус сугышчан заданиеләрне үтәү өчен куркыныч юллар аша, дошман уты астында бик күп рейслар ясаганын гына беләм. Туган авылына исән-сау әйләнеп кайтса да, Илгиз алдагы елларда үзен каты эзәрлекләячәк авыру да ияртеп кайтты, – ди тормыш иптәше Гөлүсә апа. 

 

Әфган җирләреннән кайткач, Илгиз Шириев туган авылында төпләнеп кала. Хуҗалыкта техникада, витаминлы үлән оны әзерләүдә һәм ферма мөдире вазыйфаларында тырыш хезмәт куя. Тормыш иптәше Гөлүсә белән дүрт балага гомер бүләк итәләр. Ләкин язмыш аларга тигезлектә озын-озак гомер кичерү бәхете генә бирмәгән икән. 2000 елда катлаулы операция кичерә Илгиз. Җиде елдан соң, авыруы көчәеп, аны аяктан ега. Балаларны бергәләп үстерәсе, аларның уңышларына сөенеп яшисе урында бүген Илгиз абый салкын җир куенында ята. 
 

– Илгиз Шириевнең нәселен дәвам итүчеләр калды... Эше калды, эзе калды. Аны хөрмәт итеп җыелучыларның күп булуы сөендерә. Башка район-шәһәрләрдән дә шактый кеше килгән. Әфганчылар бердәмлек дигән төшенчәгә тап төшермиләр. Барлык чыгымнарны үз өсләренә алып, вафат булган сугышчан дусларының йортларына истәлек тактасын кую, каберләрен зират кылу алга таба да дәвам итәчәгенә шигем юк, – диде чараны алып баручы Рушат Солтанов. 
 

Илгиз Шириев яшәгән йорт диварына куелган элмә тактаны ачканнан соң, Тукай, Минзәлә, Актаныш районнарының хәрби хәрәкәт ветераннары җәмәгать оешмалары рәисе Айбулат Якупов, Флүс Усманов, Илсур Гатин тантанага җыелган кунакларга үзләренең җылы сүзләрен җиткерде. Илгизнең бергә хезмәт иткән сугышчан дуслары – Мөслимнән Маис Шәрипов, Азнакайдан Хәлил Минһаҗев, Баулыдан Раушан Сөләйманов, классташлары истәлекләре белән уртаклашты. 
 

– Әни өчен иң зур хәсрәт – бала югалту кайгысы. Бүген дә эчем тулы ут. Улымны Әфганстаннан көтә-көтә, көтек булып каршы алып, исән килеш күрү бәхетенә сөенеп туймаган идем. Бу шатлыкларның гомере кыска булган икән. Газиз улымның гаиләсе калды, шул балалар белән юанып яшим, – ди Нәкыйбә апа. 
Әфганчылар бүләк итеп алып килгән канәфер чәчәкләрен элмә такта алдындагы махсус урынга – Илгиз абыйның өстәл өстендә торган сурәте алдына куйдылар. 
Чарада район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗановка, районның яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Яббаровка, Маис Шәриповка, Алмаз Солтановка – ТР Министрлар кабинеты каршындагы координацион советның

Мактау грамоталары, Илсур Садыйковка район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 

Лилия Шәймиева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X