Исрек машина йөртүчене 3 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Иң каты җәза исерек килеш руль артына утыручыларга туры килә. Ел башыннан ДАИ хезмәткәрләре исерек килеш руль артына утырган 99 райондашыбызны тоткарлады, шуларның берсе - исерек килеш кабаттан рульгә утыручы.
"Алкогольле эчемлекләр эчкән килеш руль артында тоткарланганда, ел ярымнан алып ике елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү, 30 мең сум административ штраф яный. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүче өч көн эчендә ЮХИДИ бүлегенә машина йөртү таныклыгын китереп бирергә яисә таныклыгын югалткан булуы турында белешмә тапшырырга тиеш. Шулай булмаганда, җәза срогы тагын да озаерга мөмкин, җәза үтәү таныклыкны тапшырган көннән исәпләнә", - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы Айнур Хәйретдинов. Яңа закон - РФ Җинаять кодексының 264 маддәсе 1 бүлеге нигезендә, ЮХИДИ идарәсе вәкилләре машина йөртүчене исерек хәлдә икенче мәртәбә тоткарлый икән, аңа җинаять җаваплылыгы яный. Җаваплылыкның төрләренә килгәндә, машина йөртүчегә 200-300 мең сум күләмендә (!) штраф, җаваплылыкка тартылучының 1-2 еллык табышы күләмендә штраф билгеләнү ихтималын күздә тота. Шулай ук 480 сәгатьлек мәҗбүри хезмәт, 2 еллык мәҗбүри эш,
яисә машина хуҗасы 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әле алай гына да түгел, җәзаларга тагын бер мөһим пункт өстәлә - җинаять җаваплылыгына тартылган зат өч ел дәвамында машина йөртә алмый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 18:00"Су юлы" бәйрәме Әлмәт авылында узган бәйрәм бик күпләрнең күңеленә хуш килде11800
-
4 июль 2022 - 17:15Җәйге яллар "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагеренең икенче сменасы башланды9800
-
4 июль 2022 - 17:08«СалаваTik»ларда яңа җыр Бүген Интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Күбәләгем» җырының видеоклибы дөнья күрде.12400
-
4 июль 2022 - 14:39Үткәннән бер мизгел Фотоны Иске Вәрәш авылыннан Рөстәм Нуриев тәкъдим итте.8000
-
4 июль 2022 - 13:59Татарстанда «Ел укучысы» исеме билгеле Татарстанның "Ел укучысы" мактаулы исеменә Никита Перов лаек булды7900
-
4 июль 2022 - 12:48Файдалы киңәшләр Дөньяның матурлыгын тоеп, ишетеп, күреп калырга ашыгыгыз.7000
-
4 июль 2022 - 09:46Канаш транспорт-энергетик техникумын 2021-2022 елны тәмамлаучы студентларга дипломнар тапшырылды "Транснефть-Прикамье" акционерлык җәмгыяте вәкилләре Канаш транспорт-энергетик техникумын 2021-2022 елны тәмамлаучы студентларга дипломнар тапшыруда катнаштылар.10000
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
4 июль 2022 - 11:30Чираттагы утырышБүген администрациянең утырышлар залында район башлыгы катнашында атналык киңәшмә узды.6200
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5420102
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.516600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.459401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).364504
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.330403
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.251301
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика