Мөслим-информ

Исәнсефнең гөлбакчалы йорты

Исәнсеф авылында Мөҗәһидән абый Мортазиннарның йортын озак эзләргә туры килмәде. “Мөҗәһидән абый кайсы йортта яши,” – дигән соравыма капкасы ук чәчәкләп-бизәкләп эшләнгән  ихатаны күрсәтте авыл халкы. Капканы ачкач, ишек алды тулы чәчәкләрне күреп таң калдым башта. Аннан соң, ихатасында өч йорт торганын күргәч, кайсысына керергә белми аптырап тордым.

Исәнсеф авылында Мөҗәһидән абый Мортазиннарның йортын озак эзләргә туры килмәде. “Мөҗәһидән абый кайсы йортта яши,” – дигән соравыма капкасы ук чәчәкләп-бизәкләп эшләнгән  ихатаны күрсәтте авыл халкы. Капканы ачкач, ишек алды тулы чәчәкләрне күреп таң калдым башта. Аннан соң, ихатасында өч йорт торганын күргәч, кайсысына керергә белми аптырап тордым.

 Шул арада өйдән, балкып, йорт хуҗасы Мөҗәһидән ага үзе чыкты. Актив хәбәрчебез буларак Мөҗәһидән абыйның бар яңалыкка игътибарлы, аралашырга яратучы, ачык күңелле кеше икәнен белә идем. Әмма аның чәчәкләр турында сөйләгәнен бер дә ишеткәнем булмады. Һәм, гомумән, үзе хакында сөйләргә бер дә яратмый ул.

Без чәчәк үстерүне хатын-кыз эше итеп күрергә гадәтләнгән. “Сез чәчәкләрне бик яратасыз бугай?”  дигән соравыма ул:

– Нигә әле чәчәкне хатын-кыз гына үстерергә тиеш. Ир-атның күңеле, йөрәге юк мени?! Без дә чәчәкләрне бик яратабыз. Мин башта аларны кайсын рассада, кайсысын ачык грунтка утыртам. Аннан инде тишелеп чыкканнарын күчерәм. Соңрак үскәннәрен күзәтәм. Ә инде чәчәк ата башлагач, ишек аллары шушы чәчәкләрнең исе белән тула. Ул мизгелнең матурлыгын әйтеп аңлата торган түгел. Һәр иртәне уянып тышка чыгу белән иң элек алар белән исәнләшеп, сөйләшеп, барсы да исән-сау микән, дип карап чыгам. Аннан инде умарталарым янына китәм. Көнем ихатамда төрле эш башкарып үтеп китә. Арып китсәм, чәчәкләрем янына утырып хәл алам, – дип җавап бирде.

Мөҗәһидан ага шул кадәр тәэсирләнеп сөйләде ки, мин шул мизгелләрен күргәндәй булдым хәтта. Бакчаларында һәм теплицада да ниләр генә үсми аларның. Кыяр-помидордан башлап, карбыз, кавынга кадәр үстерәләр. Авызда эрүче карбыз белән безне дә сыйлады Тәрҗимә апа белән Мөҗәһидән абый.

Мортазиннар 56 ел тату гомер итәләр. Ап-ак карлы, салкын ноябрь аенда таныша ике яшь йөрәк. Тәрҗимә егете белән клубка чыгып барганда кунак егете Мөҗәһидәнне очрата. Ике генә сүз алышалар, егет кызны алырга киләчәген әйтә. Әлбәттә, яшь кыз бу сүзләргә ышанмый. Әмма 7 декабрь көнне өйләренә Мөҗәһидән килеп кергәч, шакката, шул ук вакытта егетнең кыюлыгы, сүзендә торуы әсир итә аны.

– Икебез дә эшкә нык булдык, колхоз эшеннән кайтып кермәдек. Икебез дә 47 ел хезмәт стажына ия. Өч кыз үстердек. Хәзер инде сигез оныгыбыз бар. Бүген балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшәп ятабыз.  Бабаем бик әйбәт, яхшы күңелле, уңган булды. Шуңа да, шушындый йорт-куралар булдыра алдык. Әле бүген дә кош-корт үстерәбез, сарык, бозау асрыйбыз. Ихатадагы бөтен эш  Мөҗәһидән җилкәсенә төшә. Сәламәтлегем какшагач, мин әллә ни ярдәм итә алмыйм инде. Бер-беребезгә терәк һәм кирәк әле без. Алга таба да шулай яшәргә язсын, дип телибез, – ди Тәрҗимә апа.

Ул, гомумән, сүзгә юмарт һәм бик  җор  апа булып чыкты. Кыска гына вакыт эчендә беренче очрашуларын да, гаилә булып яши башлаган чордагы кызыклы хәлләрне дә, тормыш юлын узгандагы авырлыкларын да күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләп алды. Яшьләре олы булуга карамастан, республика, ил күләмендәге яңалыклар белән дә кызыксынып тора Мортазиннар. Биш дистә елдан артык парлы гомер иткән, әле бүген дә бер-берсенә булган мәхәбббәт, ярату хисләрен күз карасыдай саклаган Тәрҗимә апа һәм Мөҗәһидән абый  Мортазиннардан яшьләребезгә нинди теләк җиткерер идегез дип сорадым. Алар бертавыштан:

– Яшьләргә сабырлык телибез. Хәзер аларның күбесе бик сабырсыз, кызу канлы. Шуңадырмы аерылышулар, ятим балалар бик күп. Тормыш юлы бик катлаулы, кайсы гына чор булмасын, ул беркайчан да җиңел генә бирелми. Әмма сабыр булып, авырлыкларга түзем булып яшәсәң, парлы гаилә тормышы беркайчан да өзелми. Бер-береңә хөрмәт һәм ихтирам хисләрен дә югалтмаска кирәк, – диде алар.

Мәхәббәт һәм тугрылык, ярату һәм хөрмәт булган ихатада чәчәкләр дә башка төрле, тагын да матур  һәм купшырак тоелды миңа. Йорт хуҗалары Тәрҗимә һәм Мөҗәһидән Мортазиннар исә бу матурлыкны тагын да бизи һәм нурлы итә.

 

Фәридә Гайнетдинова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: