Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Исәнсеф авыл җирлегендә праймериз узды

2015 елның 13 сентябрендә Бердәм тавыш бирү көнендә республикада Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Тат.Бүләр авылында узган очрашу муниципаль сайлауларга әзерлек кысаларында үткәрелде.

Мөслим муниципаль районында сайлаулар 19 авыл җирлегендә үткәреләчәк, җирле дәрәҗәдәге 51 депутат сайланачак. Тулаем республикакүләм сайлауларга килгәндә исә ул 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлегендә, шулай ук ике шәһәр округында Казан һәм Яр Чаллыда узачак. Муниципаль берәмлекләрнед вәкиллекле органнарына бөтен республика буенча барлыгы 7700 кеше сайланачак.

Июньнең икенче яртысында партиянең Мөслимдәге бүлеге конференциясендә "Бердәм Россия" партиясеннән сентябрьдәге сайлауларда катнашачак кандидатлар күрсәтеләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама