Мөслим-информ

Иске Вәрәштә мунча белән сарай янган

Ел башыннан җирлегебездә 12 янгын очрагы теркәлде. Соңгысы аның Иске Вәрәш авылында  шәхси хуҗалыкта булды.

       Кичке 10 сәгатьтә янгын чыгып, ихатадагы мунча белән сарайга ут каба. “Мунчага шактый зыян килде, ә сарай тулысынча янып бетте. Бүгенге көндә янгынның сәбәпләре ачыклана”, – дип хәбәр итәләр Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелек эшчәнлегеннән. Янгын хезмәткәрләре ныклап тупыл мамыгы очуын, бу чорда ут-күздән аеруча саклану кирәклеген дә искәртә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: