Реклама
Иске Карамалы авылы мәдәният йортында якташыбыз – шагыйрь Харрас Әюпка багышланган шигырь бәйгесе узды. Чарада шагыйрьнең улы һәм оныгы да катнашты.
Мәлләтамак, Иске Карамалы, Баланлы, Исәнсеф авыл җирлекләрендә яшәп шигырь иҗат итүчеләр үзләренең шигырьләрен укыдылар. Чыгышлар концерт номерлары белән аралашып барды. Җиңүчеләргә димпломнар, символик кубок һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз