Мөслим-информ

Иске Карамалы авыл җирлегендә киңәшмә

Иске Карамалы авыл җирлегендә район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары катнашында семинар-киңәшмә үтте. Анда күтәрелгән үзәк тема – авылларыбызны саклап калу, яшьләрне туган төбәгебездә мөмкин кадәр күбрәк беркетеп калдыру кебек проблемаларга кемнәр генә битараф икән?!

Элек-электән икенче район үзәге саналган Иске Карамалы авылы бүген дә төзек һәм матур. Җирлек составына керүче башка авылларга барсаң да, шундый фикер туа. Түрешкә дә, Яңа Карамалыга да келтерәп торган асфальт юллар илтә. Урман куенына сыенып утыручы Яңа Карамалыда да социаль объектларны саклап калырга тырышалар. Башлангыч мәктәп ябылганнан соң бушап калган бинаны төзекләндереп, курчак өе кебек клуб ясап куйганнар. Ике ел рәттән үзара салым акчасын тотканнар моның өчен. Җирлек башлыгы Илнур Кәримов сүзләренә караганда, клуб ремонтына 1 млн сум акча сарыф ителгән. Янәшәдә балалар өчен уен мәйданчыгы ясарга ниятлиләр. Иске Карамалыда да паркка нигез салганнар. Авыл уртасындагы үзәк мәйдан танымаслык булып үзгәргән. Җирлектәге мәгариф учреждениеләренә ярдәм өчен дә ярыйсы гына салым акчасы тотылган. Күбәк урта мәктәбенең теплицасын ремонтлауда булышканнар, тавыш аппаратурасы сатып алганнар, ашханәсенә – линолеум, бәдрәф бүлмәләренә кабинкалар алып биргәннәр, спорт мәйданчыгына яктырткычлар куйганнар. Мәдәният йортына күрсәтелгән ярдәмнәре дә саллы гына. Авылның киләчәген кайгыртуның матур мисаллары бу.
Җирлектә барлыгы 480 хуҗалык булып, шуларның 114ендә кеше яшәми. Быел гына да шәһәрдән җиде гаилә буш өйләргә кайтып урнашкан. Үз эшләрен башларга атлыгып торучылар күп булмаса да (шактый еллар Яңа Карамалыда бер фермер эшли иде), быел тагын ике крестьян-фермер хуҗалыгы төзелгән. “Авыл яшәр, бүгенгесе кебек киләчәге дә матур булыр” дигән оптимистик рухта тәмамлады сүзен җирлек башлыгы.
Аннан соң сүз алган район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов әлеге якты өметләргә караңгылык өстәде кебек. Чөнки белем бирү системасында алдагы берничә елга көтелгән фаразлар бер дә оптимизмга этәрми. Ул китергән саннарга караганда, елга бер бала да тумаган җирлекләр бар. Октябрь авылында, мәсәлән, 2015 елдан бирле туучылар графасында “0” билгесе тора. Балалар бакчасында нибары 3 сабый тәрбияләнә. Киләсе елга ул бергә калачак, 2021 елдан соң гел бетәчәк. Башлангыч мәктәптә дә шул ук хәл. Бүген 8 бала укыса, алар да кими барып, биш елдан соң дүрт класска 1-2 бала белән калачаклар. Алты авылны берләштергән Исәнсеф авыл җирлегендә соңгы биш елда 8 бала туган. Исәнсеф-Чишмә авылында дөньяга килгән 1 сабыйны исәпләмәгәндә, ике елда туучылар гел юк. Нинди зур Симәк җирлегендә дә 2013 елдан бирле дүрт авылга бер генә бала туган, соңгы ике елда исә бөтенләй юк. Крәш. Шуран, Яңа Усы җирлекләре дә бу яктан мактана алмый. Фаразлаулардан күренгәнчә, 2023 елга Үрәзмәт, Октябрь, Вәрәшбашта бакча яшендәге бер бала да калмаячак. 2015 елда районда балалар бакчасы саны 30 булган. Биш елда, аларның яртысыннан артыгы ябылып, 14кә калган. 2023 елга бакчалар саны 11гә калыр, дип фаразлана. Билгеле инде, мәктәпләрнең дә киләчәге сөендерми.
– Гомуми урта белем бирү мәктәпләренең саны биш елда дүрткә кимеде. Фаразлаулар буенча 2023 уку елына база мәктәпләре бишкә калачак, – диде Рафаэль Демидов.
Җитмешенче еллардан башлап, яшьләрнең ургылып шәһәрләргә агылуының ачы җимешләрен татыйбыз. Бүген дә балаларны кала тарта. Мәктәпне тәмамлаган егет-кызларның барысы да диярлек югары яки урта һөнәри уку йортларына укырга китә (җитмешенче-сиксәненче елларда югары уку йортларына керүчеләр класска бер-ике була иде). Алган белгечлеге буенча эшләмәсә эшләми, барлы-юклы хезмәт хакына йөрсә йөри, ләкин туган төбәгенә кайту турында уйламый. Корган нигезенең киләчәк язмышы турында кайгыртырга тиешле ата-ана да, баласын этә-төртә шәһәргә чыгарып җибәреп, калган гомерендә: “Минем балам шәһәрдә” – дип, үз-үзен алдап, “горурланып” яши. Элек-электән килгән тәртип буенча төпчек бала, төп йортта калып, гаилә корса, нигез дә таркалмас, авыл да картаймас иде дә бит. Ярый, моңа кадәр күп җирдә юл проблемасы да, башкасы да булды. Бүген исә яшәү өчен авылда да менә дигән шартлар. Күп авылларга асфальт юллар килә, өйне утын ягып җылытуны күптән оныттык. Көянтә-чиләк күтәреп су ташыйсы, юынтык су чыгарасы юк: күп җирдә – шәһәр цивилизациясе. Халык, бер-берсе белән ярыша-ярыша, өен матурлый, каралты-курасын ныгыта. Бер көн килеп, өй бушап калгач, бу дөнья кемгә калачак? Ишегенә йозак эленсә, балалар да елга бер – Сабантуй бәйрәменә кайтыр да, онытыр. Ихатаны чүп үләне басар, йорты, абзар-курасы да ишелер. Һәр гаилә туган нигезне саклап яшәү хакында, иң беренче чиратта, үзе кайгыртса, авылларда хуҗасыз йортлар саны да артмас, балалар бакчалары, мәктәпләр дә ябылмас иде.
“Авылда яшәү өчен беренче чиратта эш урыны кирәк”, – диярсез. Килешәм. Элеккеге колхоз-совхозлар чорындагы кебек кая карама эшче куллар кирәк түгел бүген. Техник прогрессның авыл хуҗалыгына да кагылуы сәбәпче моңа. Элек ун трактор башкарган эшне бүген егәрле бер трактор “үз өстенә алды”. Күп җирдә – автоматлаштыру, модернизацияләү. Ләкин эш булган җиргә дә “барам” дип атлыгып торучы юк. Бер авыл җирлеге башлыгы зарланып торды. Терлек тораклары бушап калганнан соң, бер фермер, район үзәгеннән килеп, кошчылык белән шөгыльләнә башлый. Авыл халкына эш урыннары тәкъдим итә. Әмма барырга теләк белдерүче генә табылмый. Шуннан фермер таҗиклар китергән, аларга авылда йорт сатып алып биргән. Фермер гына түгел, эре хуҗалыклар да сыер савучы, терлек караучы таба алмый бүген. Районның бер почмагындагы авылдан икенче почмагына савымчылар ташыган чаклар яңа гына бит әле. Кешесе бар, эшләргә теләүчесе юк. Мондый мисалларны күп китерергә булыр иде.
Хөкүмәт мөмкинлек бирүгә карамастан, яшьләр арасында үз эшләрен башларга теләүчеләр дә юк дәрәҗәсендә. Терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерларның уртача яше 50-60 тирәсе булыр. Кошчы фермерлар арасында яшьләр бар, анысы. Ләкин алар да бармак белән генә санарлык.
– Бүген авылда калу, үскән җиреңнең патриоты булу – батырлык. Читтән кемдер килеп, авылларны күтәрмәс. Җирлектә туган балаларыбызны төпләндерү турында уйларга кирәк. Мәктәпләрдә бүген белем бирүнең сыйфатын арттыру белән бергә җирлегебезнең патриотларын тәрбияләү дә алгы планга куелырга тиеш. Кемнәрне тәрбиялибез, авылларыбыз кем кулына калачак? Бу хакта ата-аналар җыелышларында да, авыл җыеннарында да ачыктан-ачык сөйләшергә кирәк, – диде район башлыгы Рамил Муллин семинар-киңәшмәдә ясаган чыгышында.
Киңәшмәдә территориянең үсеш перспективасын тәгаенләүче программа эшләү кирәклеге ассызыкланды. Бүген авылларыбызның инфраструктурасын яхшырту юнәлешендә күп эшләнә. Яңа сафка баскан мәдәният учакларында кемнәр күңел ачар? Уннарча миллион сумнар чыгарып төзекләндерелгән балалар бакчалары, мәктәпләр, социаль-көнкүреш биналары кемгә хезмәт күрсәтер? Бу сораулар һәркемне борчырга тиеш.
Әлфинур НОГМАНОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: