Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Иртәгә Татарстанда йортлар янында тавыш бирү өчен участоклар үз эшен төгәлләячәк

Элегрәк 175 меңнән артык татарстанлының өйдә тавыш бирүе билгеле булды.

Иртәгә Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү өчен йорт яны территорияләрендә оештырылган участоклар ябыла. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

“Бу чорда татарстанлылар илнең төп документын ачык һавада оештырылган участокларда — йорт яны территориясендә махсус җиһазландырылган автобусларда, палаткаларда үзгәртүгә карата үз фикерләрен белдерә ала", — диелә хәбәрдә.

Татарстанда барлыгы шундый 430га якын мәйданчык оештырылган.

«Безнең гражданнарга мондый тавыш бирү ысулы бик ошый. Мондый мөмкинлектән 92 мең 430 татарстанлы файдаланган. 1 июльдә без тавыш бирү өчен участокларда гына тавыш бирәчәкбез, ә алдан хәбәр иткән кешеләр моны өйдә эшли алачак», — дип Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Элегрәк 111 меңнән артык татарстанлының өйдә тавыш бирүе билгеле булды.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/29-06-2020/zavtra-v-tatarstane-zavershat-svoyu-rabotu-uchastki-dlya-golosovaniya-vozle-domov-5752917

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама