Мөслим-информ

Җир һәм аны файдалану: нәрсә ярамый, штрафы зурмы?

Җирдән файдаланган өчен акча түлисеме? Рәсмиләштермичә җирдән файдалану рөхсәт ителәме? Өй салырга дип рәсмиләштерелгән җиргә кибет төзергә ярыймы? Әлеге һәм башка сорауларга ТР Росреестр идарәсенең Мөслим бүлеге начальнигы Марс Баһауов җавап бирә. - Марс Рәисович, сезнең оешма җир хокукларын яклау сагында тора дип беләбез. Җирдән файдаланучылар тарафыннан хокук бозулар күзәтеләме?...

Җирдән файдаланган өчен акча түлисеме? Рәсмиләштермичә җирдән файдалану рөхсәт ителәме? Өй салырга дип рәсмиләштерелгән җиргә кибет төзергә ярыймы? Әлеге һәм башка сорауларга ТР Росреестр идарәсенең Мөслим бүлеге начальнигы Марс Баһауов җавап бирә. - Марс Рәисович, сезнең оешма җир хокукларын яклау сагында тора дип беләбез. Җирдән файдаланучылар тарафыннан хокук бозулар күзәтеләме? - 2016 елда җир законын бозуның 148 очрагы ачыкланды. Аларның күпчелеге җир участогын рөхсәтсез алу һәм җирдән файдалану хокукы бирүче документларны тиешенчә рәсмиләштермәү белән бәйле. - Җир законын күбрәк кемнәр боза? - Законны юридик затлар да, физик затлар да боза. Шулай да ул күбрәк гади гражданнар арасында күзәтелә. Районда җир участогын рөхсәтсез алган яки аны тиешенчә рәсмиләштерелгән документлардан башка файдалануга бәйле законнарны бозуның 94 очрагы теркәлеп, аның 83 очрагы физик затларга кагыла. - Җирне законсыз файдалу нәрсәне аңлата? - Җир участокларыннан законсыз файдалану - аны тотып алу, биналар һәм корылмалар төзү, җиргә аның законлы хуҗаларын, контрольдә тотучы органнарны кертмәү, дигән сүз. - Закон бозган очракта, кисәтү яисә шелтә белән генә котылып буламы? - Юк, әлбәттә. РФ Административ хокук бозулар Кодексының 7.1 маддәсе нигезендә, хокук бозуның бу төре өчен штраф рәвешендә административ җәза каралган. Штрафлар хәзер җирнең кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә. Аның күләме җир мәйданына һәм аның кайда урнашуына карап билгеләнә. Мәйдан күбрәк булган саен, штраф күләме дә артыграк. Җир участогын үз белдегең белән биләп алган өчен физик затлардан кимендә 5 мең сум штраф алынса, җаваплы затлардан - 20 мең сум, юридик затлардан - 100 мең сум тәшкил итә. - Марс Рәисович, йорт салу яисә бәрәңге утырту өчен алынган җир кишәрлегенә кибет салып куярга яисә күңел ачу мәйданчыгы төзергә ярыймы? - Бу катгый тыела. Җир участокларын максатчан файдаланмаган өчен закон аеруча каты. Федераль закон нигезендә бу хокук бозу өчен штраф шулай ук кадастр бәясеннән чыгып билгеләнә. Ә кадастр бәясе билгеле булмаса, гражданнар өчен штраф 10 меңнән алып, 20 мең сумга кадәр булса, җаваплы затларга - 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. - Кайберәүләр җир кишәрлеген ала да, оныта. Әлеге участокларны чүп басып китә. Андыйларга нинди җәза каралган? - Җир кишәрлеген тиешенчә файдаланмыйча, ташландык хәлгә китергән өчен административ җаваплылык элек тә бар иде. Бүгенге көндә ташландык хәлгә китерелгән җир кишәрлекләре хуҗаларына шактый зур суммада штраф каралган. Гражданнар өчен минималь штраф - 20 мең сум, урындагы затлар өчен - 50 мең сум, юридик затлар өчен - 400 мең сум. - Җир кишәрлеге аныкы түгеллеге ачыклангач, җирдән законсыз файдаланган кеше салып куйган йортын да сүтәргә тиеш буламы? - Рөхсәтсез алынган җир участогы кире кайтарылырга һәм хуҗасы, кулланучысы, арендаторы, хакимият органы яки җирле үзидарә органы куллана алырлык хәлгә китерелергә тиеш. - Әгәр дә болар үтәлмәсә, өстәмә штраф салынамы? - Бу очракта закон тарафыннан гражданнарга - 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, урындагы затларга - 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр яки 3 елга кадәр дисквалификация, юридик затларга 100 мең сумнан 200 мең сумга кадәр штраф каралган. Җир законын бозуга кагылышлы барлык сораулар буенча ТР Росреестр Идарәсенең Мөслим районы бүлегенә (Мөслим авылы, Пушкин ур.,91 йорт) мөрәҗәгать итәргә мөмкин, телефон: 2-59-18. Әңгәмәдәш - Лилия Шәймиева.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: