Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Имин каникуллар

 Җәйге каникуллар җиткәч, балаларның буш вакыты күбәя. Бу исә ата-аналар өчен өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Балалар бик хәрәкәтчән, әйләнә-тирәдәге һәр яңалыкны белергә омтыла. Еш кына өйдә дә, урамда да сагалап кына торучы төрле куркынычлар  турында уйламыйлар. Мәсәлән, электр тогы белән зарарлану куркынычы турында.

Нәкъ менә балаларның электрдан җәрәхәт алуын булдырмас өчен Әлмәт электр челтәрләре хезмәткәрләре ел саен “Имин каникуллар” акциясе үткәрә. Аның максаты – электр җиһазлары янында үзеңне тәртипле тоту белән бәйле күнекмәләр җулдыру һәм аларны  ныгыту.

Акция барышында предприятие хезмәткәрләре викторина, конкурс-табышмаклар, күренешләр үткәрәләр. Алар уен шартларында балаларга электр җиһазлары янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтәләр һәм электр тогыннан зыян күргән очракта табиб килгәнче нинди ярдәм күрсәтергә кирәклеге хакында аңлаталар.

Әти-әниләргә дә балалар белән көнкүрештә һәм урамда электр куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрергә тәкъдим итәбез. Мондый әңгәмәләр беркайчан да артык булмый.

36 вольт һәм аннан югары көчәнештәге электр тогы кеше тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч. Ә өйләрдә һәм урамда безне 220 вольттан да ким булмаган көчәнештәге үткәргечләр һәм электр җиһазлары чолгап алган.

Балалар белергә тиешле берничә кагыйдә китерәбез.

Өйдә:

– юеш кул белән токка кушылган электр җиһазлары корпусына кагылмагыз. Дымлы бинадагы җиһазлар белән сак эш итегез;

– нык кызган яисә очкын чыгаручы электр җиһазын токтан тиз генә аерыгыз. Розетка яисә үткәргечләр белән шундый хәл булса, бу хакта өлкәннәргә әйтегез. Мөстәкыйль рәвештә  чара кабул итмәгез!

– электр җиһазларын үзегез сүтмәгез. Исегездә тотыгыз: электр җиһазларын махсус остаханә вәкилләре ремонтларга тиеш.

Подъездларда һәм өйләрдә:

– йорт подъездларындагы баскыч мәйданчыкларында урнаштырылган электр щитларын ачмагыз. Бу  сезнең тормышны куркыныч астына куя һәм йортта яшәүчеләр электр энергиясеннән мәхрүм калырга мөмкин;

– эшләп торучы электр трансформатор станцияләренә якын килмәгез – алардагы җиһаз 6 000 вольт һәм аннан да югары көчәнештә. Шулай ук йортларның коммуникацияләр үтүче техник подвалларына керү куркыныч;

– электр үткәргечле һава линияләре янында уйнамагыз, үткәргечләргә төрле әйберләр ыргытмагыз, электр үткәргеч линияләрнең (ЛЭП) терәкләренә кагылмагыз, аларга менү тыела. ЛЭПның саклау зонасы, ягъни безнең очракта чит кешеләр керергә ярамаган территория, электр үткәргеч линиянең көчәнеш классына бәйле һәм терәкләрдә урнаштырылган махсус табличкаларда күрсәтелгән;

– асылынып торган үткәргечләргә кагылмагыз. Җирдә яткан үткәргечләргә 8 метрдан да якын килмәгез, аеруча дымлы һава торышында. Исегездә тотыгыз: өзелгән үткәргечнең җиргә тигән урынына 8 метрдан да якын тору Сезнең тормыш өчен куркыныч белән яный! Әгәр дә Сез бу урынга якын булсагыз, куркыныч урыннан “кушаяклап” сикереп яисә аяк табанын җирдән күтәрмичә һәм табаннар арасында бушлык булдырмыйча (атлаган аякның үкчәсе, җирдә аерылмыйча, икенче аякның очына куела). Күргәннәрегез турында кичекмәстән өлкәннәргә хәбәр итегез!

Электр куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез! Үзегезне саклагыз!

Әлмәт электр челтәрләре администрациясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X