Мөслим-информ

Илшат – ике тапкыр спорт мастерлыгына кандидат

Илшат Фазлыев исеме күпләргә таныш. Татарча көрәш белән кечкенәдән хыялланган Илшат бүген үзе үсмерләрне милли көрәш серләрен өйрәтә.

Илшат Фазлыев исеме күпләргә таныш. Татарча көрәш белән кечкенәдән хыялланган Илшат бүген үзе үсмерләрне милли көрәш серләрен өйрәтә.

– Илшат өчен бәләкәйдән үк сабантуйдан да мөһимрәк һәм күңеллерәк бәйрәм булмагандыр. Ул сабантуйны түземсезлек белән көтеп алды. Бәйрәмдә көрәш узачак урындакайнады, – ди әнисе Лилия апа.

12 яшендә Илшат беренче тапкыр яшүсмерләр арасында батыр кала. 9 класстан соң егет Әлмәт физкультура техникумына укырга керә. Беренче курста укыганда татарча көрәш буенча Мөслим командасы составында Татарстан беренчелегенә үткән бәйгедә Илшат үз авырлыгында икенче урынны ала. Икенче курста укыганда,республика беренчелегендкүләм бәйгедә катнашу хокукы ала. Анда да сынатмый егет: йөзләгән спортчы арасында икенче урынны яулый.Соңыннан югары уку йортында белем ала. Армия хезмәтен Самара өлкәсендә үтә. Аның ротасы спорт ярышларында беренчелекне бирми.

– Татарча көрәшне бик күп ир-егетләр үз итә. Авылларда үткәрелгән көрәш бәйгеләре, сабантуйлар иң көчле егетләрне ачыкларга мөмкинлек бирә. Зур спортка беренче баскыч ролен үти дисәм дә, ялгыш булмас.Илнар һәм Илдар Сәетгалиевлар, Ленар һәм Ирек Садретдиновлар, Айдар Хафизов, Альберт Шәймөхәммәтов – сабантуйларны тоткан көрәшчеләр, – ди спорт мастерлыгына кандидат Илшат Фазлыев.

Бик күп бәйгеләрдә үз үлчәү категориясендә бил бирми егет.Уфа, Учалы, Стәрлетамак, Ульяновск, Димитровград, Казан, Чистай һәм башка бик күп шәһәрләрдә узган турнирлардан җиңүсез кайтканы булмый аның.Илшат 2013 елдан балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбен җитәкли. Бүгенге көндә аның кул астында 15 бала татарча көрәш серләренә төшенә. Араларында бик өметле егетләр дә бар.

– Тормыш иптәшем татарча көрәшкә мөкиббән. Элегрәк Илшат белән ярышларга мин дә ияреп бара идем. Мәйданда көрәшкәндә һәрвакыт җиңүче генә булып калу мөмкин түгелдер инде ул. Ләкин минем өчен Илшат – иң көчлесе. Аның белән чиксез горурланам, алга таба да уңышлар телим. Улыбыз Алихан да әтисе юлын сайлар дип уйлыйм, – ди тормыш иптәше Алия.

Җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар хәзер. Мөслимдәге универсаль спорт залындакүңелеңә хуш килерлек шөгыльне һәркем таба ала. Михайловка авылында да татарча көрәш түгәрәге эшли бүген. Марат Габидуллин кул астында 17 яшүсмер шөгыльләнә.

– Илшат беренче тапкыр келәмгә 12 яшендә чыкты.Ныклы ихтыяр көченә ия булган яшүсмерөметле булуы белән аерылып тора иде. Илшатның 2003 елда Татарстан беренчелегендә җиңү яулавы Мөслимөчен дә зур җиңү булды. Ник дигәндә, мөслимлеләр соңгы мәртәбә 1993 елда җиңү яулаганнар иде. Төгәл 10 елдан соң Мөслим кабаттан җиңүчеләр исемлегенә керде. Бу тормышта ирешкән уңышлары – аның үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсе. Шундый укучым булу белән горурланам, – ди тренеры Дамир Шәйхетдинов.

Көрәшчеләр гомер буе спортның әлеге төре белән янып яшиләр. Ярыш булгач, җиңелүләре дә була. Ләкин җиңелүләрнең дә уңай ягы бар: андый вакытлардахарактер ныгый, спортчы, тагын да үҗәтләнеп, үзе өстендә эшли башлый. “Билеңә сөлге урап, көндәшеңне аркасына салудан да рәхәт мизгелләр юк көрәшче өчен”, – ди Илшат Фазлыев.Андый мизгелләрне алга таба да кичерергә язсын!

Лилия Шәймиева.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: